Proverbs 19
1Ялган телле һәм өстәвенә акылы сай кешедән күңеле саф булган ярлы кеше күпкә яхшырак.2Белемсез кеше үз җанында бушлык тояр һәм ашыгып атлаган юлында абыныр.
3Ахмаклыгы кешене юлдан яздырыр һәм аның күңелендә Раббысына карата ачу хисе кузгатыр.
4Байлык дусларны ишәйтер, ә ярлыны бердәнбер дусты да ташлап китәр.
5Ялган шаһит һәм ялган сөйләүче җәзаларын алмыйча калмаслар.
6Түрәләр алдында күпләр ялагайланыр; һәм һәркайсы бүләк бирүчене үзенә дус санар.
7Ярлыны барлык туганнары чит күрер, аннан да бигрәк, дуслары ташлап китәр; ул, сөйләшеп аңлашыр өчен, аларны эзләп барса да, һич тота алмас.
8Акыл җыйган үзенең җанын да яратыр; акыл белән гамәл кылучы бәхет табар.
9Ялган шаһит һәм ялган сөйләүче җәзаларын алмыйча калмаслар.
10Ахмакка – бай-мул тормыш, кол кешегә аксөяк түрәләр өстеннән хакимлек килешмәс.
11Акыллы кеше ачуы кабынып китүдән үзен тыя белер һәм бүтәннәрнең яман эшләренә карата мәрхәмәтле мөнәсәбәте белән үзенә ихтирам яулар.
12Патшаның ачуы арыслан үкерүенә бәрабәр, ә илтифаты үлән өстендәге чык кебек.
13Тинтәк угыл – атасы өчен бәла; ә мыгырдавык хатын берөзлексез тамчылап торган су кебек.
14Йорт-кура һәм хуҗалык – ата-анадан килгән мирас, ә акыллы хатын – Раббыдандыр.
15Ялкаулык кешене йокыга сабыштырыр, иренчәк җан исә үзен ачлыктан интектерер.
16Үгет-нәсыйхәтләрне үтәүче кеше үзенең җанын саклар, ә йөрер юлын кайгыртмаган кеше һәлак булыр.
17Фәкыйрьгә күрсәтелгән игелек Раббыга бирелгән бурыч кебек; Раббы исә Үзенең бурычын кайтармый калмый.
18Өмет бар чагында, углыңны шелтәлә, юкса аның һәлакәтенә сәбәпче булырсың.
19Дорфа бәндә тиешле җәзасын алсын: әгәр бер кызгансаң, аңа янә җәза бирергә тиеш булырсың.
20Зирәк булыр өчен, хәзердән үк киңәшне тыңла һәм үгет-нәсыйхәтне кабул ит.
21Кеше күңелендә ният-максатлар күп булыр, әмма Раббы аларның Үзе ихтыяр иткәннәрен генә гамәлгә ашырыр.
22Кешенең хыянәтсез булуы кадерледер; ярлы кеше ялганчыга караганда күпкә яхшырак.
23Раббыдан курку һәм Аны хөрмәт итү кешене тормыш юлына бастыра; Раббыдан курыккан һәм Аны хөрмәт иткән кеше үзен канәгать һәм хәвефсез тояр; аңа бернинди явызлык та кагыла алмас.
24Ялкау кеше тустаганны кулына алыр, әмма аны авызына китерергә иренер.
25Мәсхәрәләүчене җәзага тартсаң, гади кешегә дә акыл керер; акыллыны шелтәләсәң, үгет-нәсыйхәтне үзләштерер.
26Атасын бөлдерүче һәм анасын өйдән куып чыгаручы угыл – оятсыз һәм хурлыклы бәндәдер.
27И углым, нәсыйхәттән читкә тайпылсаң, белем бирүче сүзләрдән мәхрүм булырсың.
28Ялган шаһит гадел хөкемне мыскыл итә; яман кешеләр бозыклыкны йота бара.
29Мәсхәрәләүчеләр өчен – аяусыз хөкем буласын, ахмакларның сыртларына таяк төшәсен онытмагыз.
Copyright information for
TatIBT15