Proverbs 2
1– 2Углым! Әгәр син, зирәклекне үз күреп һәм күңелеңне фикер йөртүгә баглап, минем сүзләремне кабул итсәң һәм боерыкларымны хәтереңдә сакласаң, 3гыйлемлеккә таба йөз тотып, үзеңә акыл эстәсәң, 4аны мәгъдәннән ▼▼ Мәгъдән – биредә: шахта.
көмеш эзләгән кебек, хәзинә эзләгән кебек тырышып эзләсәң, 5син Раббыдан курку һәм Аны хөрмәт итүнең мәгънәсен аңларсың һәм Аллаһының асылына төшенерсең. 6Чөнки зирәклекне бәндәсенә Раббы Үзе күндерә; гыйлемлек һәм акыл Аның теленнән төшә. 7Раббы – күңеле саф адәмнәр өчен котылу, туры юлда булганнар өчен калкан. 8Гадел бәндәләренең сукмакларын һәм тугры кешеләренең юлларын саклый Ул. 9Шул чагында син тәкъвалык, гаделлек, намуслылык һәм һәртөрле игелекле юлның мәгънәсен аңларсың. 10Зирәклек синең йөрәгеңә кереп урнашкач һәм гыйлемлек синең җаныңны биләп алгач, 11төплелек вә гакыл сине саклап торучылар булыр. 12Алар сине явызлык юлына төшүдән, ялган сөйләүчеләр коткысыннан, 13туры юлдан тайпылып, караңгылык сукмагына аяк басучылардан, 14эшләгән явызлыкларына куанучы, кылган азгынлыкларына сокланучы бәндәләрдән саклап торыр. 15Гөнаһ кылучыларның сукмагы кәкре, алар шул кәкре сукмакларында адашып йөриләр. 16– 17Аллаһы иңдергән зирәклек белән акылыңа таянсаң, яшьлегендә ирен ташлап киткән, Раббысына антын оныткан чит хатынның юмакай тел белән күңелеңне йомшартырга тырышуына син һичкайчан алданмассың. 18Юкса андый хатынның өе – әҗәлгә, йөргән юлы үлеләр аймагына илтә. 19Аның янына кергән кире чыкмый һәм тормыш юлына бүтән аяк басмый. 20Шуңа күрә йөргән юлың яхшы кешеләр юлы булсын, аягың тәкъвалар сукмагыннан читкә тайпылмасын. 21Чөнки күңеле саф адәмнәр, туры юлда булганнар гына илдә яшәр. 22Ә яманнар юк ителер, гөнаһ юлындагылар илдән куылыр.
Copyright information for
TatIBT15