‏ Proverbs 23

1Хөкемдар белән бергә табынга утырганда, алдыңдагы сыйга җентекле караш ташла. 2Бик ашыйсың килсә дә, нәфесеңне тыя бел. 3Табындагы тәмле ризыкларга сокланып комсызланма; мәгәр алар – алдаучан-авыр ризыклар.
4Байлык туплау хакында кайгыртма; зирәклегең андый уйларга юл бирмәсен. 5Байлыкка күз төшереп тә өлгермәссең, ул шундук юк булыр; байлык ул – канатлы нәрсә, бөркет кебек, күккә күтәрелеп оча да китә.
6Саран кешенең өендә ризык ашама, аның табынындагы тәмле ризыкларга алданып комсызланма. 7Чөнки саран кешенең күңелендә нәрсә булса, аның гамәлендә дә шул булыр; ул сиңа: «Аша һәм эч», – дигән булыр, әмма күңеле белән синең янда булмас. 8Син анда ашаган ризык кисәген кире чыгарырсың, әйткән яхшы сүзләрең заяга китәр.
9Ахмак кеше колагына сүзләреңне сөйләмә, чөнки ул синең акыллы сүзләреңне мыскыл гына итәр.
10Күптән утыртып куелган ызан ташын күчермә; ятимнәр җиренә басып кермә. 11Чөнки аларның да Яклаучысы бар; Ул – кодрәтле, ятимнәрнең сиңа каршы дәгъваларын Ул Үзе тикшерер.
12Күңелеңне гыйлемгә беркет һәм колагыңны акыллы сүз тыңларга өйрәт.
13Баланың гаебен җәзасыз калдырма; чыбык белән җәзалаудан кеше үлми. 14Чыбык белән җәзалап, син аның җанын үлемнән коткарасың.
15Углым! Син зирәклеккә ирешсәң, минем күңелем дә шатлык кичерер. 16Синең авызың хакыйкать сүзләрен сөйләгәндә, мин дә бөтен җаным-тәнем белән сөенермен.
17Күңелең гөнаһлыларга кызыкмасын; Раббыдан курку һәм Аңа хөрмәт хисе гомер буе синең йөрәгеңдә саклансын. 18Шул чакны синең тормышың имин-мөбарәк булыр, өметләрең бушка китмәс.
19И углым, тыңла һәм зирәк бул, күңелеңне хак юлга юнәлдер. 20Исергәнче шәраб эчүчеләр, шартлаганчы ит ашаучылар арасында булма, 21чөнки эчкече һәм бирән корсаклар бөлгенлеккә төшәр, йокы өянәге исә аларга сәләмә кием кидерер.
22Атаң сүзен тыңла; ул сине бар иткән; анаңны картайган көннәрендә дә ярдәмеңнән мәхрүм итмә. 23Хакыйкатьне сатып ал һәм аны кире сатма; зирәклек, гыйлем һәм акыл җый. 24Ата өчен тәкъва угыл – зур шатлык, зирәк угыл – сөенеч. 25Синең атаң белән анаң хозурланып бәйрәм итсен, анаң тантаналы шатлык кичерсен.
26И углым! Йөрәгеңне миңа беркет, күзләрең минем юлны күзәтеп торсын. 27Юкса фахишә хатын – тирән упкын ул, чит кеше хатыны – тар кое. 28Фахишә хатын, юлбасар сыман, аулакта сагалап торыр һәм ирләр арасында хыянәтчеләр санын арттырыр.
29Кемдә кайгы? Кемдә хәсрәт? Кемдә җәнҗал? Кемдә ыңгырашу? Кемдә сәбәпсез җәрәхәтләр? Кемдә зәһәрле кызыл күзләр? – 30Озаклап шәраб янында хозурланып утыручыларда, тәмләткечләр салынган шәраб эзләп йөрүчеләрдә! 31Шәраб матур булып кызарып торса да, касә эчендә елык-елык җемелдәсә дә, эчкәндә, татлы тоелса да, аңа кызыгып алданма. 32Ахырдан ул сине зәһәрле елан кебек, юха кебек чагар. 33Синең күзләреңә сәер нәрсәләр күренер, күңелеңдә юньсез уйлар туар. 34Һәм син үзеңне диңгез уртасындагы көймәнең озын колгасы башында йокыга талган бер кеше итеп хис итәрсең. 35Аннары әйтерсең: «Мине кыйнадылар, әмма мин авырту сизмәдем; мине төрткәләделәр, әмма мин хәтерләмим. Уянгач, тагын шәраб эзләргә китәрмен», – диярсең.
Copyright information for TatIBT15