‏ Proverbs 24

1Яман кешеләрдән көнләшмә һәм алар белән аралашма. 2Чөнки аларның йөрәкләре фәкать золым-җәбер эзли, авызлары фәкать яманлык чәчә.
3Йорт зирәклек белән корылыр һәм акыл белән ныгытылыр. 4Һәм йортның эче дә һәртөрле кыйммәтле, гүзәл әйберләр белән осталарча җиһазланыр.
5Зирәк кеше кодрәтле булыр; акыллы кеше үзенең кодрәтен арттыра барыр. 6Шуңа күрә сугышыңны бөтен яктан уйлап, акыл белән алып бар; сугышның күп киңәшләр нигезендә алып барылганы уңыш китерә.
7Ахмак кеше өчен зирәклек артык югары; капка төбе җыеннарында ул авызын ачып сүз әйтә алмас.
8Явыз ниятле кеше азгын дип аталыр. 9Ахмакның нияте гөнаһ саналыр, ә башкаларны мыскыллаучыга җирәнеп карарлар.
10Әгәр син бәла-каза килгәндә хәлсезләнеп каласың икән, димәк, синең көч-кодрәтең аз.
11Үлемгә дучар ителгәннәрне йолып ал, һәлакәт янаган ул гаепсезләрне коткарудан баш тартма. 12«Менә бит, без моны белмәдек!» – диярсеңме? Күңел сафлыгын Үлчәүче әллә моны белмиме?! Синең җаныңны Күзәтүче боларның һәммәсен белә; Ул һәр бәндәсенә гамәленә карап әҗерен бирер.
13Углым, бал аша, чөнки ул яхшы азык; бигрәк тә тамагың өчен татлы. 14Шуны бел: зирәклек тә синең җаның өчен шул бал кебек; зирәклек тапсаң, синең тормышың имин-мөбарәк булыр, синең өметең бушка китмәс.
15И явыз, син тәкъва кешенең торагына каршы мәкер корма; аның өен бөлгенлеккә төшермә. 16Чөнки тәкъва кеше, җиде мәртәбә егылса да, янә торып басар; явызлар исә егылган җирләрендәге афәттән һәлак булырлар.
17Дошманың егылганга сөенмә, ул абынганга, йөрәгең куанмасын. 18Югыйсә Раббы, сөенгәнеңне күреп, бу эшне Үзенә мәгъкуль санамас һәм синең дошманыңа булган Үзендәге ачуын тыеп калыр.
19Яманлык эшләүчеләрне күреп борчылма, намусы юк бәндәләрдән көнләшмә. 20Чөнки яман кешенең киләчәге барыбер юк, намуссызларның гомер шәме барыбер сүнәчәк.
21И углым, Раббыдан һәм патшадан курык, фетнәчеләр белән аралашма, 22чөнки Раббыдан да, патшадан да җәза көтмәгәндә килер – аларның һәр икесеннән киләчәк бәлане кем алдан белә алыр?!

Зирәкләр әйткән сүзләр

23Зирәкләр тагын болай дигәннәр:
Хөкемдә монафикълык яхшы түгел.
24Гаепле кешегә «син хаклы» диючене кавемнәр дошман күрерләр, халыклар аңа ләгънәт укырлар. 25Ә гаеплене фаш итүчеләр мөбарәк-имин булыр; алар фатиха алыр, бәрәкәткә ирешер.
26Гадел җавап үбешү кебек татлы булыр.
27Әүвәл тыштагы эшләреңне башкар, кырдагыларын тәмамла; шуннан соң йортыңны кор.
28Якыныңа каршы ялган шаһитлык итмә; алдашып сөйләмә. 29«Ул миңа нәрсә эшләгән булса, мин дә аңа шуны ук эшлим, аның кылган эшенә муафыйк җавап бирәм», – димә.
30Бервакыт мин ялкау һәм акылга сайрак бер кешенең иген басуы һәм йөзем бакчасы яныннан узып бара идем. 31Күрәм: иген басуын да, бакчаны да чәнечкеле куаклык басып киткән, җир өсте кычыткан белән капланган, бакчаның таш коймасы җимерелгән. 32Бу хәлне күреп һәм күңелемнән кичереп, мин үземә сабак алдым: 33«Бераз йоклап алыйм, бераз черем итеп алыйм, кулларыма ял биреп ятып торыйм» 34дигән арада, өеңә, карак кебек, ярлылык килеп керер, өстеңә, кораллы юлбасар кебек, мохтаҗлык ябырылыр.
Copyright information for TatIBT15