‏ Proverbs 25

Сөләйман патша хикмәтләренең дәвамы

1Болары да Сөләйман патшаның гыйбрәтле сүзләре; аларны Яһүдә патшасы Хизәкыйянең кешеләре җыеп калдырган.

2Аллаһының даны – эш-гамәлне сер итеп тоту, патшаларның даны – һәр эшне тикшереп, аның асылын ачу.
3Күк һәм диңгез тирәнлекләрендәге серләрне белеп булмаган кебек, патшалар күңелендәге уйларны да белеп булмас.
4Көмешне мәгъдәннән
Мәгъдән – биредә: казылма байлык, руда.
аер, һәм көмешче аннан гүзәл савыт ясый алыр;
5яман бәндәне патшадан читләштерсәң, тәхет идарәсендә гаделлек ныгыр.
6Патша алдында үзеңне эре тотма һәм дәрәҗәле түрәләрнең урынын алырга тырышма. 7Чөнки берәүнең сиңа дәрәҗәле кеше алдында: «Урыныңны менә аңа бир дә түбәнгә төшеп утыр», – дип әйтүенә караганда түрәң алдында: «Менә монда, түргәрәк күчеп утыр», – дип әйтүләрен ишетү яхшырак булыр.
8Дәгъва эшен ашыгып башлама; югыйсә ахырда көндәшең җиңеп рисвайга калсаң нишләрсең?
9Әгәр якын кешең белән низагка керсәң, башка берәүнең серен чишмә, 10югыйсә бүтәннәр, ишетеп, сине хур итәрләр һәм гомерлек рисвайга калдырырлар.
11Әдәпле әйтелгән сүз ялтыравык көмеш савыттагы алтын алма кебек.
12Алтын алка һәм саф алтыннан ясалган муенса ничек булса, зирәк кешенең шелтәсе дә игътибарлы колакка шулай булыр.
13Кызу урак өстендә салкын су кешеләрне ничек сөендерсә, ышанычлы илче дә үзен юллаган хуҗасының җанын шулай шатландырыр.
14Бүләк бирмәсә дә, бирдем дип мактанучы алдакчы кеше кысыр болыт яки җил белән бер үк.
15Сабырлык түрәне дә мәрхәмәтле булырга мәҗбүр итә; һәм татлы сүз сөякләрне җылыта.
16Бал таптыңмы? Туйганчы аша, әмма арттырып җибәрмә, юкса кире чыгарырсың. 17Дустыңның өенә еш барып йөрмә, юкса, синнән туеп, бөтенләй күрәлмый башлар.
18Үзенең якынына ялган шаһитлык биргән кеше авыр чүкеч, үткен кылыч һәм очлы ук кебектер.
19Афәт көнендә ышанычсыз кешегә өмет баглау сынган тешкә һәм хәлсез аякка өмет баглау белән бер.
20Күңеле боек кешегә җыр җырлау салкын көндә берәүнең киемен салдыру яки ачык җәрәхәткә серкә сибү белән бер.
21Дошманың ач булса, аңа икмәгеңне бир, әгәр сусаган булса – су эчер. 22Бу игелегеңне эшләп, син аның башына утлы күмер өясең; Раббы сиңа әҗерен Үзе бирер.
23Төньяк җиле яңгыр китерер, юха тел йөзне бозар.
24Холыксыз хатын белән яшәүгә караганда түбәнең бер почмагында яшәү хәерлерәк.
25Сусаган җанга салкын су ничек булса, ерак илдән килгән яхшы хәбәр дә шулай.
26Болганчык чишмә һәм бозылган кизләү ничек булса, явызлар алдында баш бирүче тәкъва кеше дә шулай.
27Күп бал ашау яхшы булмаган кебек, дан өстенә дан казанырга омтылу да яхшы түгел.
28Үзенең рухы-җанына хуҗа була алмаган кеше диварлары җимерелгән шәһәр кебек.
Copyright information for TatIBT15