Proverbs 26
1Җәен – кар, урак өстендә яңгыр яхшы булмаган кебек, ахмак өчен хөрмәт тә яхшы түгел.2Чыпчык – пырылдап, карлыгач томырылып очып киткән кебек, нахак ләгънәт тә кешегә кунмас.
3Ат өчен – камчы, ишәк өчен – йөгән һәм ахмак өчен таяк яхшы.
4Ахмакның ахмак соравына ахмакларча җавап кайтарма, югыйсә үзең дә шул ахмакка охшап калырсың. 5Ахмак үзенә акыллы булып күренмәсен өчен, аның ахмак соравына ахмак җавап кайтар.
6Ахмак кешегә йомыш кушучы үзенең аякларын кисәр һәм бәла-казага дучар булыр.
7Аксакның аяклары тигез атламаган кебек, ахмаклар авызында гыйбрәтле сүзләр дә шулай аксый.
8Ахмакка хөрмәт күрсәтүче кеше ташаткыч корал көпшәсенә таш салырга маташучы кеше белән бер.
9Исерекнең кулында чәнечкеле күгән ботагы ничек булса, ахмаклар авызында да гыйбрәтле сүзләр шундыйдыр.
10Ахмакны яки очраклы үтеп баручыны яллаган кеше һәр җан иясен яралаучы дуамал укчы белән бер.
11Үз косыгына әйләнеп кайткан эт кебек, ахмак та үзенең ахмаклыгына кат-кат әйләнеп кайтыр.
12Үзен зирәк дип санаучы кешене күргәнең бармы? Иң акылсыз кеше дә үзен зирәк дип санаучы кешедән өметлерәк.
13Ялкау кеше: «Юлда арыслан бар! Мәйданда арыслан йөри!» – дип, урамга чыкмас.
14Ишек – үзенең тупсасында, ялкау исә үзенең ятагында әйләнер.
15Ялкау кеше тустаганны кулына алыр, әмма аны авызына китереп җиткерергә иренер.
16Ялкау үзен акыллы җавап бирүче җиде зирәкнең җидесеннән дә зирәгрәк дип уйлар.
17Башкалар низагына тыгылу урам этенең колагыннан эләктереп алу белән бер.
18– 19Үзенең дустын алдап та: «Мин моны мәзәк өчен генә эшләдем», – дип акланучы бәндә утлы кисәү, уклар атып, үлем чәчеп йөрүче акылдан язган кеше белән бер.
20Утын бетсә, ут сүнәр; гайбәтче булмаган җирдә гауга тынар.
21Күмер – кызулык өчен, утын – учак өчен, ә дуамал кеше – гауганы кыздыру өчен.
22Гайбәтченең сүзләре татлы ризык кебек, алар карынның иң тирән урыннарына үтеп керәләр.
23Ялкынлы тел белән мәкерле күңел көмеш йөгертелгән балчык савыт кебек.
24Дошман кешенең авызы бер нәрсә сөйли, ә күңелендә икенче нәрсә – мәкер ята. 25Ул ягымлы тавыш белән сөйләсә дә, аңа ышанма; аның йөрәгендә җиде кабахәтлекнең җидесе дә бар. 26Бергә-бер очрашканда, мәкерен яшерсә дә, халык җыенында аның бөтен явызлыклары ачылыр.
27Башкаларга баз казыган кеше үзе шул базга егылып төшәр; югарыга таш тәгәрәткәннең ташы аның үз башына кире төшәр.
28Ялган телле кеше үзе хәкарәт иткәннәрне дошман күрә; ялагай тел һәлакәткә илтә.
Copyright information for
TatIBT15