Proverbs 27
1Иртәгәге көн белән мактанма, чөнки ул көннең нәрсә китерәсен белмисең.2Үз-үзеңне түгел, бәлки башка кеше, үз телең түгел, бәлки чит кеше теле мактасын.
3Таш та авыр, ком да авыр, әмма ахмак кешенең рәнҗетүе аларның икесеннән дә авыррак.
4Ачу – рәхимсез, ярсу – тыелгысыз, әмма көнчелеккә кем каршы тора алыр?!
5Ачыктан-ачык шелтә сүзе яшерен мәхәббәттән хәерлерәк.
6Дус ясаган яралар – тугрыдыр; дошманның үбүе – ялган үбүдер.
7Тук җан кәрәзле балны да кире кагар, ә ач җанга ачы нәрсә дә татлы тоелыр.
8Оясын ташлап киткән кош үзен ничек сизсә, торган урынын ташлап киткән кеше дә үзен шулай хис итәр.
9Ислемай һәм хуш исләр йөрәккә хозурлык бирә; дусның ихлас киңәше дә күңелгә шулай хозур тоелыр.
10Үз дустыңны да, атаң дустын да ташлама; бәхетсезлек килгәндә, ярдәм эзләп, ерактагы туганың өенә барма; ерактагы туганнан якындагы күршең яхшырак.
11И углым, зирәк бул һәм минем йөрәгемне сөендер; шулчак мин гаепләүчеләремә тиешле җавапны бирә алырмын.
12Акыллы кеше бәлане алдан күрер һәм аңардан яшеренә белер, ә тәҗрибәсезләр туп-туры бәла эченә барып керерләр дә михнәткә дучар булырлар.
13Чит-ят кеше өчен үз өстенә җаваплылык алучының киемен алаласың – аны үзеңдә рәһен итеп калдырырга була.
14Таң иртәдән дустын кычкырып мактаган кеше аңа ләгънәт укыгандай булыр.
15Яңгырлы көндә туктаусыз тамчылап торган су белән холыксыз хатын – икесе бер-беренә тиң. 16Андый хатынны тыеп тору җилне бәйдә тоту яки учыңда зәйтүн маен тотарга тырышу белән бердер.
17Тимер тимерне кайрар, кеше үз дустының уй-фикерен чарлар.
18Инҗир агачын карап үстерүче аның җимешен дә ашар; хуҗасын саклап торучы үзе дә хөрмәт казаныр.
19Су өстендә йөз чагылып күренгән кебек, йөрәк тә кешене шулай чагылдырып күрсәтә.
20Үлем йорты һәм һәлакәт мәйданы һич туймас; кешенең күзе дә шулай күреп туймас.
21Көмеш эретү өчен – кызу мич, алтын эретү өчен утлы учак кирәк, ә кешенең абруе мактау белән сыналыр.
22Ахмакны ашлыгы белән бергә килегә салып төйсәң дә, аны ахмаклыгыннан аерып алып булмый.
23Мал-туарыңны яхшылап кара, көтүең иминлеген кайгырт. 24Чөнки байлык мәңгелек түгел; хакимият тә гел нәселдән-нәселгә күчеп йөрми. 25Үлән шиңәр, аның урынына яңалары чыгар, тауларда яшеллекләр җыеп алыныр. 26Сарыклар сине кием-салым белән тәэмин итәр, кәҗәләрең җир сатып алырга тотылыр. 27Кәҗәләрең синең үзеңә, гаиләңә һәм асрауларыңа җитәрлек сөт ризыгы бирер.
Copyright information for
TatIBT15