‏ Proverbs 30

Агурның сүзләре

1Мәссә кавеменнән Якый углы Агурның сүзләре.

Бу кеше болай дигән:

– Мин бик арыдым. Раббым, мин бик арыдым, йончып-йөдәп беттем.
2Чыннан да, мин башка кешеләр белән чагыштырганда томана икәнмен, миндә акыл дигән нәрсәнең әсәре дә юк икән. 3Зирәклеккә дә өйрәнмәгәнмен, изге Затны белмәгәнмен.

4– Кем күккә ашты да, кем күктән иңде?! Кем җилне үзенең учына җыйды?! Кем суларны киемгә урап бәйләде?! Җирнең чикләрен кем билгеләде?! Аның исеме ничек? Углының исеме ничек? Беләсеңме шуны?

5Аллаһының һәр сүзе саф-пакьтер; Ул – Үзенә сыенучылар өчен калкан. 6Аллаһының сүзләренә өстәмәләр кертмә, югыйсә Ул сиңа шелтәсен белдерер, һәм син ялганчы булып чыгарсың.

7И Раббым, Синнән шушы ике нәрсәне сорыйм, мин исән чакта гозеремне кире какма: 8алдашуны һәм ялган сүзне миннән читләштер, миңа фәкыйрьлек тә, байлык та бирмә, мине көндәлек икмәгем белән туендыр. 9Чөнки, ризыгым күп булса, «Кем ул – Раббы?» дип әйтүем һәм Сине инкяр итүем яки фәкыйрьләнеп урлаша башлавым һәм Синең исемеңә тап төшерүем бар.

10Хезмәтчене аның хуҗасына яманлап сөйләмә, югыйсә ул сиңа ләгънәт укыр да, син үзең гаепле булып калырсың.

11Үз атасына ләгънәт укучы һәм үз анасын хәер-догадан мәхрүм итүче ыруг бар. 12Үзенең пычрагына кереп баткан булса да, үзен пакь дип санаучы ыруг бар. 13Аһ, тагын шундый ыруг бар: анысы күз керфекләрен калкытып, тәкәббер күз карашын төбәп торыр. 14Җир йөзендәге барлык фәкыйрь һәм хәерчеләрне йотарга әзер торган кылыч тешле, пычактай теш казналы ыруг та бар.

15Сөлекнең ике кыз баласы бар, икесенең дә исеме «Бир-бир». Һичкайчан тамагы туймас өч нәрсә бар, «җитәр!» дигәнне белмәгән хәтта дүрт нәрсә бар: 16үлеләр аймагы, кысыр карын, суга туймас туфрак һәм «җитәр!» дигәнне белмәс ут.

17Атасын мәсхәрәләп көлүче һәм анасына итагатьне үзенә хурлык дип санаучының күзен үзән козгыннары чукып чыгарыр һәм ерткыч кошлар ашар.

18Минем өчен ирешә алмаслык өч, юк, дүрт нәрсә бар: 19күктәге бөркет юлы, кыя өстендәге елан юлы, диңгез уртасындагы кораб юлы һәм ир кешенең кыз кешегә гашыйклык юлы.

20Зиначы хатынның да юлы шундый; уйнаш итәр өчен ашар-эчәр дә, авызын сөртеп: «Мин бернинди начарлык эшләмәдем», – дияр.

21Өч нәрсәне, юк, дүрт нәрсәне җир чыдата алмас һәм тетрәр: 22патша тәхетенә утырган колны, күбенгәнче икмәк ашаучы ахмакны, 23хурлыкка төшкән хатынның кияүгә чыгуын, бикәсенең урынын алган кол хатынны.

24Җир йөзендә кечкенә генә дүрт мәхлук бар, әмма алар зирәкләрдән зирәгрәк: 25кырмыска кавеме көчле түгел, әмма алар җәен үзләренә ризык әзерләп куяр; 26кушаяклар да көчле түгел, әмма алар кыяларда үзләренә өн ясар; 27саранчаларның патшалары юк, әмма алар бердәм оешып хәрәкәт итәләр. 28Үрмәкүч аягы белән диварга ябышып йөри, шулай булса да патша сараендагы бүлмәләргә үтеп керә.

29Менә йөреш-хәрәкәте мәһабәт булган өч, юк, адымнары вәкарьле дүрт җан иясе: 30җәнлекләр арасында иң көчле һәм һичкемгә баш бирмәс арыслан; 31тәкәббер әтәч, тәкә һәм үз халкы белән идарә итүче патша.

32Әгәр син тәкәбберлегең аркасында берәр ахмаклык яки мәкер уйлаган булсаң, учың белән тизрәк авызыңны капла; 33чөнки сөтне болгатудан – май, борынга сугудан кан чыккан кебек, ачуны кыздыру да ызгыш-талаш чыгара.

Copyright information for TatIBT15