Proverbs 31
Лемуил патшаның сүзләре
1Мәссә кавеменең патшасы Лемуилнең анасы аңа менә шушы үгет-нәсыйхәтләрен әйтеп калдырган: 2– И углым, сиңа ни әйтим? И карынымнан өзелеп төшкән углым, сиңа ни дим? И нәзерләремнең углы, сиңа нәрсә өйрәтим? 3Көчеңне дә, ирлек куәтеңне дә патшаларны һәлакәткә дучар итүче хатыннарга сарыф итмә. 4И Лемуил, шәраб эчү – патшалар шөгыле түгел, каты эчемлекләр эзләп йөрү – башлык-түрәләр эше түгел. 5Чөнки алар эчеп-исереп йөрсә, кануннар онытылачак, җәбер-золымга дучар ителгәннәрнең хаклары якланмаячак. 6Каты эчемлекне – һәлакәт юлына басучыларга, шәрабны җан газабы кичерүчеләргә калдырыгыз. 7Эчсеннәр һәм үзләренең фәкыйрьлекләрен, үзләренең газапларын онытсыннар. 8Өнсезләр хакын, хокуксызлар дәгъвасын яклап, сүзеңне әйт. 9Гадел хөкем хакына, ярлылар һәм хәерчеләрне яклап, сүзеңне әйт.Игелекле хатынны мактау
10Игелекле хатынны кем таба алыр? Андый хатын асылташлардан да кадерлерәк.11Андый хатынга ире бөтен йөрәге белән ышаныр – аның белән ул беркайчан да мохтаҗлык күрмәс.
12Андый хатын иренә яманлык кылмас, гомере буе игелекле булыр.
13Йон һәм җитен җитештерер, кулларын һич эшсез тотмас.
14Андый хатын, сәүдә көймәләре кебек, икмәген ераклардан китерер.
15Ул, иртә таңнан торып, гаиләсен ашатыр, хезмәтче кызларга эш бүлеп бирер.
16Кыр-басулар турында кайгыртып, җирләр сатып алыр; үзе тапкан акчасына йөзем бакчалары булдырыр.
17Билен кысып бәйләп куеп, кулларының көч-куәтен арттырыр.
18Башкарган эшенең кыйммәтен белер, һәм төннәрен дә аның бүлмәсендә шәм яктысы сүнмәс.
19Ул, кулларын кабага таба сузып, зырылдата-зырылдата бармаклары белән орчык бөтерер.
20Андый хатын фәкыйрьләргә игелек күрсәтер, мохтаҗларга ярдәм кулы сузар.
21Кар яуса да – курыкмас, чөнки аның бөтен гаиләсе ике кат җылы кием белән тәэмин ителгән булыр.
22Ул үзенә келәмнәр сугар, аның киемнәре нәзек җитеннән һәм җете кызыл төстәге йон тукымадан булыр.
23Аның ире, абруйлы кеше булып, илнең өлкәннәре белән бергә утырыр.
24Андый хатын кием-салым тегеп сатар, сәүдәгәрләр өчен бил каешлары тегәр.
25Ныклык һәм яхшы сыйфатлылык – аның өс киемедер; ул үзенең киләчәгенә өмет белән карар.
26Аның авызы акыллы сүзләр белән ачылыр, телендә фәкать ягымлы-тыйнак үгет-нәсыйхәт сүзләре булыр.
27Андый хатын үзенең хуҗалыгы һәм өе хакында кайгыртыр, бушка икмәк ашап ятмас.
28Балалары аның: «Син бәхетле!» – диярләр; ире дә аны мактар: 29«Игелекле хатыннар күп булгандыр, әмма син аларның һәммәсеннән өстен!» – дияр.
30Ягымлылык ышанычсыз, гүзәллек тә – буш нәрсә; әмма Раббыдан куркучы һәм Аны хөрмәт итүче хатын мактауга лаек.
31Андый хатынның куллары җимешеннән аның үзенә дә өлеш чыгарыгыз һәм халык җыеннарында аның эшләренә дан җырлагыз!
Copyright information for
TatIBT15