Proverbs 4
1И угылларым, ата нәсыйхәтен тыңлагыз, үгетен аңларга тырышыгыз. 2Мин сезгә игелекле сабак өйрәттем. Минем вәгазьләрне күңелегездә саклагыз. 3Чөнки мин дә үз атамның углы идем, үз анамның назлы-сөекле бердәнбер баласы идем. 4Атам мине өйрәтеп әйтте: «Күңелеңдә минем сүзләремне гомерең буе сакла, үгетләремне онытмыйча, озак яшә, – диде. – 5Зирәклек эстә, акыл җый; исеңдә тот моны, һәм мин биргән үгет-нәсыйхәттән читкә тайпылма. 6Зирәк акыл сине ташламаса, ул сине имин яшәтер; аны ярат, һәм ул да сине үз күреп саклап торыр. 7Иң мөһиме – зирәклек; аны эстәп, бөтен барлыгың белән аның кодрәтен казан. 8Акыл көченең кадерен бел, һәм ул да сине югары күтәрер; син аңа сарылып торсаң, ул да сине данлы итәр; 9гүзәл чәчәкләрдән такыялар үреп бирер, башыңа гаҗәеп таҗ кигезер». 10Тыңла, углым, һәм минем сүзләремне кабул ит, шулчак синең гомер елларың артыр. 11Мин сиңа зирәклекнең сукмагын күрсәтәм, сине туры юлдан алып барам. 12Атлаганда, синең адымнарың ялгышмас, йөгергәндә, аякларың абынмас. 13Нәсыйхәтемне нык тот, аны ташлама, сакла; чөнки ул – синең тормышыңдыр. 14Иманы юклар сукмагына аяк басма, явызлар юлыннан йөрмә. 15Ул юлдан кач, аңа кермә, аңардан читкә тайпыл, аны читләтеп үт. 16Чөнки гөнаһ ияләре яманлык эшләмәсәләр йоклый алмыйлар; кемне дә булса аяктан егылыр дәрәҗәгә җиткермәсәләр, аларның йокылары кача. 17Чөнки аларның ашый торган азыгы – яманлык, эчә торган шәраблары – җәбер кылу. 18Тәкъваларның юлы таң нуры кебек, төшлек җиткәнгә кадәр яктылыгын арттырганнан-арттыра бара. 19Яманнар юлы исә куе караңгылык кебек; алар нәрсәгә абынып егыласыларын да белмиләр. 20Углым! Минем сүзләремә колак сал, мин әйткәннәрне күңелеңә беркетеп куй. 21Аларны күз уңыңнан төшермә; аларны йөрәгең түрендә сакла. 22Мәгәр бу сүзләремне күңеленә сеңдергән кеше үзенең яшәвеннән мәгънә табар һәм бөтен тәнен сәламәт тояр. 23Барыннан да бигрәк йөрәгеңне сакла; чөнки йөрәк – тереклек чыганагы. 24Ялган сөйләүдән телеңне тый, хәйлә-мәкер сүзләрен авызыңнан алып ташла. 25Күз карашың төз, керфекләрең туп-туры алга таба юнәлгән булсын. 26Аягың басасы юлны алдан яхшылап уйла, йөрисе юлларың нык-таза булсын. 27Уңга да, сулга да тайпылма; аягыңны явызлык эзенә бастырма.
Copyright information for
TatIBT15