‏ Proverbs 7

1Мин әйткән сүзләрне, углым, онытма, үгет-нәсыйхәтләремне күңелең түрендә сакла. 2Нәсыйхәтләремә тугры булып яшә; минем өйрәтүемне күз алмасыдай кадерләп сакла. 3Аларны бармакларыңа урап бәйлә, йөрәгеңә язып куй. 4Зирәклеккә «кыз кардәшем» диген, ә акылга «туганым» дип эндәш. 5Шулчак син башка берәү хатынының да, юмакай телле чит-ят хатынның да вәсвәсәсенә бирелмәссең.

6Бервакыт мин, төнге караңгылык төшә башлаган кичке эңгер-меңгер вакытта, өем тәрәзәсеннән рәшәткә аша урамга карап тора идем. 7 8 9Шулчак күрдем: кичке эңгер төшеп, караңгылана башлагач, жилбәзәк бер егет тәҗрибәсез яшь кешеләр төркеменнән аерылды да мәйдан аша урамны кисеп чыкты һәм ирле хатын яши торган өйгә таба юнәлде. 10Ул арада өй ишегендә фахишәләрчә киенгән хәйләкәр хуҗа хатын күренде. 11Аяклары өйдән чыгып китәргә җайланып торган, шау-шулы һәм тотнаксыз бер хатын иде ул. 12Урамдамы, мәйданнардамы – һәркайда, һәр почмакта ул мәкерле эшләр корып йөри иде. 13Менә ул, егетне каршылап, аны кочаклап үпте һәм оятсыз кыяфәт белән аңа болай диде:

14– Татулык корбаны китереп, бүген менә үземнең нәзеремне үтәдем. 15Шуның өчен, сине күрим дип, каршыларга чыктым һәм теләгәнемне таптым. 16Ятагыма асыл келәмнәр, Мисыр парчалары җәйдем. 17Ятагыма мирра, сабур
Сабур – алоэ.
, дарчин хушбуйлары сиптем.
18Әйдә, кер, иртәнгә кадәр күңел ачарбыз, сөешеп ләззәтләнербез. 19Чөнки ирем өйдә юк – ул ерак сәфәргә китте. 20Үзе белән бер янчык көмеш алды; ай тулганда гына кайтачак.

21Хатын, үзенең шушы ягымлы, җылы-йомшак сүзләре белән мавыктырып, егетне тәмам үзенә җәлеп итте. 22Һәм егет, сугым үгезе кебек, ук каршына атылып чыккан болан кебек, 23аучы тозагына очып кергән кош кебек, һәлак буласын абайламыйча хатын артыннан иярде.

24Шуңа күрә, и угылларым, мине тыңлагыз, сүзләремә дикъкать итегез. 25Күңелең чит-ят хатын мәкеренә алданмасын, аның бозык сукмакларында адашып йөрмәсен. 26Чөнки андый хатын күпләрне бәлагә төшерде, күп могтәбәрләрнең үлеменә сәбәпче булды. 27Чит-ят хатынның өе – кешене үлем йортына, һәлакәткә илтә торган юл башыдыр.

Copyright information for TatIBT15