‏ Proverbs 8

1Зирәк акыл, хикмәтле акыл үз авазын сезгә ишеттермиме?! 2Ул юл буйларындагы калкулыкларда, юл чатларында өндәп тора; 3шәһәр капкалары алдында, йорт ишекләре төбендә өндәп-чакырып тора:

4– И кешеләр, мин сезгә мөрәҗәгать итәм, минем өндәү авазым адәм балаларына юнәлтелгән! 5И аңсызлар, акыл белән эш итәргә өйрәнегез; и ахмаклар, акылга утырыгыз. 6Тыңлагыз, чөнки мин бик мөһим нәрсәләр турында сөйлим, минем гыйбрәтле сүзләрем – чын хакыйкать. 7Чөнки минем телем бары хак сүз сөйли, алдау минем телем өчен ят һәм җирәнгеч. 8Минем авыздан чыккан сүзләр барысы да гадел; аларда мәкер дә, хәйлә дә юк. 9Акылы булган кешегә – аңлаешлы, гыйлем ияләре өчен тугры һәм хак алар. 10Минем тәгълимат көмештән дә, хәтта саф алтыннан да кадерлерәк, шуңа күрә мин өйрәткәнне кабул итегез. 11Зирәк акыл якутлардан яхшырак, күңел теләгән һәр нәрсәдән кадерлерәк.

12Мин, зирәк акыл, хикмәтле фикер белән дуслыкта яшим, төпле гыйлем эзлим. 13Раббыдан курку һәм Аны хөрмәт итү – явызлыкны дошман күрү дигән сүз; мин тәкәбберлекне, мин-минлекне өнәмим, золым юлына һәм мәкерле телләргә нәфрәт белән карыйм. 14Миндә – үгет һәм аек акыл; мин – гакылның үзедер, һәм кодрәт тә миндәдер. 15Минем кодрәтем белән патшалар патшалык итә, хөкемдарлар гаделлек урнаштыра. 16Минем кодрәтем белән түрә һәм башлыклар, җир йөзенең барлык хакимнәре гадел идарә итәләр. 17Мине яратучыларны мин яратам, һәм мине эзләүчеләр мине табарлар. 18Байлык һәм кадер дә, җуелмас хәзинә һәм бәрәкәт тә – минем ихтыярда. 19Минем җимешләрем алтыннан – иң саф алтыннан да гүзәлрәк, мин китергән файда саф көмешкә караганда күп югары. 20Мин тәкъвалык юлыннан, гаделлек сукмагыннан йөрим 21һәм үземне яратучыларга байлык китерәм, аларның хәзинәләрен арттырам.

22Раббы Үз юлының башында ук, борын-борыннан, Үзенең илаһи гамәлләрен башкарырга керешкәнче үк, мине булдырды. 23Җир-дөнья башлануга кадәр үк, әүвәлдән үк барлыкка килдем мин. 24Диңгез чоңгыллары әле булмаган вакытта ук, мул сулы чишмәләр-елгалар әле юк чакта ук тудым. 25 26Аллаһы әле җирне дә, кырларын да, дөньяның башлангыч туфрагын да барлыкка китермәгән вакытта, таулар әле үз урыннарына урнаштырылудан элек, калкулыклардан элек тудым мин. 27Аллаһы күкләрне яратканда, мин анда идем. Аллаһы диңгез упкыны өстеннән офык сызыгын сызган чакта, 28күк йөзенә болытлар урнаштырган, упкыннардан чишмә юлларын ныгыткан чакта, 29сулар үз чикләреннән ташып чыкмасын дип, диңгезгә ярлар ихтыяр иткән, җиргә нигез терәкләр куйган чакта, 30мин һөнәрче сыйфатында Аллаһы янында булдым, һәр заман, һәр көн Аның сөенече, һәрвакыт Аның янында куанучы булдым. 31Аллаһы бар иткән дөньяны һәм адәм балаларын күреп сөендем.

32Менә шулай, угылларым, мине тыңлагыз, бары миңа иярүчеләр бәхет табарлар! 33Нәсыйхәтләремне тыңлагыз һәм акыл җыегыз; зирәк акылны кире какмагыз. 34Минем капкам янында, өем ишеге төбендә һәр көн, мине көтеп, уяу сакта торган кеше бәхеткә ирешер! 35Мине тапкан кеше тормыш юлын да табар һәм Раббысының илтифатын да казаныр. 36Ә инде миңа каршы гөнаһ кылучы бөлгенлеккә төшәр; мине дошман күрүчеләр һәммәсе үлемне яр итәрләр.

Copyright information for TatIBT15