‏ Proverbs 15

1Йомшак җавап ярсуны басар, мәсхәрәле сүз исә ачуны кузгатыр.
2Зирәкнең теле файдалы белем бирер, ә ахмакның теле бары ахмаклык чәчәр.
3Раббының күзе җитмәгән урын юк; Ул явызларны да, игелекле бәндәләрен дә күреп-күзәтеп торыр.
4Йомшак тел – тереклек агачы, әмма тотнаксыз тел рухны какшатыр.
5Ахмак угыл атасының үгет-нәсыйхәтенә игътибар бирмәс; мәгәр шелтә сүзләренә колак салу – акыллылык билгеседер.
6Тәкъваның өендә мул хәзинә булыр, ә яманның килерендә – таркаулык.
7Зирәкләрнең теле гыйлем тарата, ә ахмакның күңелендә гыйлемгә урын юк.
8Явыз кеше китергән корбан – Раббы алдында зур кабахәтлектер, ә гадел кешенең догасын Ул мәгъкуль күрер.
9Раббы яман кешенең юлына җирәнеп карый, ә тәкъвалык юлыннан йөрүчене үз күрә.
10Хак юлдан тайпылучы каты җәзасын алыр, шелтә сүзен кире кагучы исә һәлак булыр.
11Үлеләр аймагы һәм һәлакәт урыны Раббыга анык билгеле, әмма адәм балаларының күңелләрендә ни барын Ул бигрәк тә сизгер күзәтә.
12Азгын кеше үзен фаш итүчене яратмас һәм зирәк кеше янына якын бармас.
13Күңеле шатның йөзе дә нурлы, ә йөрәкнең әрнүе рухны какшата.
14Аңлы кешенең йөрәге белем эзләр, ахмак кеше исә ахмаклыгы белән туеныр.
15Бәхетсез кешенең көннәре тоташ сагышлы булыр, ә күңеле шат кеше һәрвакыт кәеф-сафа кылып яшәр.
16Раббыга сыенган хәлдә азга шөкер кылып яшәү зур хәзинә иясенең кайгы-шөбһә тулы тормышыннан яхшырак.
17Яшел азыкка канәгать булып дуслыкта яшәү симез үгез ите ашап дошманлыкта яшәүдән яхшырак.
18Кызу кешедән низаг чыгар, сабыр кешедән ызгыш тукталыр.
19Ялкауның йөрер юлын чәнечкеле үлән баскан, ә гадел кешенең юлы тигез-шомадыр.
20Зирәк угыл атасын шатландырыр, ә акылсыз угыл анасын санга сукмас.
21Зиһенсез кеше өчен ахмаклык – сөенеч, ә акыллы кеше туры юлдан йөрер.
22Киңәшсез эш таркалыр, ә киңәш күп җирдә эш ахырына җиткерелер.
23Шатлыкка сәбәп – кешенең гадел җавабында; сүзнең вакытында әйтелгәне яхшы.
24Зирәк кешенең гомер юлы үлеләр йортыннан котылу тарафына – югарыга таба юнәлгән.
25Раббы тәкәббернең йортын бөлгенлеккә төшерер, ә тол хатынның ызанын ныгытыр.
26Явызларның усал ниятләре – Раббы алдында зур кабахәтлек, ә хак сүзләрне Ул мәгъкуль күрә.
27Комсыз бәндә үзенең йортын бәлагә салыр, ә ришвәтне күрәлмаучы кеше имин яшәр.
28Тәкъва кеше әйтер сүзен төптән уйлар, ә яман кеше авызыннан явызлык чәчәр.
29Раббы яманнардан ерак торыр, ә тәкъва бәндәләренең догасын ишетер.
30Нурлы күз карашы йөрәкне җылытыр, яхшы хәбәр сөякләрне ныгытыр.
31Тормыш гыйлеменә игътибарлы колак зирәкләр арасында булыр.
32Үгет-нәсыйхәтне кире кагучы үзенең җанын рәнҗетә, ә шелтә сүзенә колак салучы акыл җыя.
33Раббыдан курку һәм Аны хөрмәт итү зирәклекне арттырыр, ә күндәм-тыйнак булу дан-хөрмәткә юл ачар.
Copyright information for TatIBT15