‏ Proverbs 16

1Кеше үзенең ниятен күңеленнән фараз итә, әмма соңгы сүзне Раббы әйтә.
2Кеше үзенең барлык юлларын пакь дип уйлый, әмма Раббы бәндәләренең ниятләрен үлчәп-күзәтеп тора.
3Эшләреңне Раббы иркенә тапшырсаң, ниятләрең гамәлгә ашыр.
4Раббы һәр нәрсәне Үз максаты өчен яратты, бәла-каза көненә кадәр Ул хәтта яман кешене дә саклар.
5Күңеле тәкәббер кеше Раббы алдында кабахәт саналыр; һичшиксез, ул кеше җәзасыз калмас.
6Мәрхәмәт вә тугрылык белән кеше үзенең гөнаһына ярлыкау табар, Раббыдан куркуы һәм Аңа хөрмәте белән явыз гамәлләрдән сакланыр.
7Кешенең юлы Раббыга мәгъкуль булса, Раббы аны дошманнары белән дә татулаштырыр.
8Гадел юл белән табылган аз гына нәрсә дә нахак юл белән табылган күп малдан яхшырак.
9Барыр юлын кеше үзе билгели, әмма адымнарының юнәлеше – Раббы ихтыярында.
10Патшаның авызында – илһамлы сүз; хөкемдә аның авызыннан хата сүз сөйләнмәс.
11Дөрес көйләнгән бизмән һәм үлчәү тәлинкәләре – Раббыдан; үлчәүнең барлык герләре дә Аның хөкемендәдер.
12Явыз гамәл – патша өчен җирәнгечтер, чөнки тәхет бары гаделлек белән генә ныгытыла.
13Патшага тәкъва сүз кадерле, ул дөресен сөйләгәнне ярата.
14Патша күңелендәге ачу – үлемгә хәбәр; әмма зирәк кеше патшаның да мәрхәмәт-шәфкатен яулый алыр.
15Патшаның нурлы күз карашы тормыш вәгъдә итә; аның илтифаты яз көнендәге беренче яңгыр болыты кебек.
16Зирәклек казану алтынга ия булудан яхшырак; белем казану саф көмештән кыйммәтрәк.
17Гаделләрнең юлы – явызлыктан читкә тайпылу; пакь юлына тугры калган кеше үзенең җанын саклар.
18Горурлык – һәлакәткә, масаю хурлыкка илтә.
19Тыйнак рухлы фәкыйрьләр белән аралашу тәкәбберләр белән табыш бүлешүдән яхшырак.
20Нәсыйхәтне тыңлап гамәл кылучы игелек табар; Раббыга таянучы бәхеткә ирешер.
21Күңеле сизгер кеше акыллы дип аталыр; сүзе ягымлы кеше гыйлемен арттырыр.
22Зиһене бар кеше өчен акыл – тормыш чишмәсе; ә зиһене юкларның җәзасы – ахмаклык.
23Зирәк акыллының теле дә зирәк булыр һәм аның белемен арттыруга хезмәт итәр.
24Яхшы сүз кәрәзле бал кебек: җан өчен татлы һәм сөякләр өчен шифалы.
25Юлның кайберсе кешегә туры булып тоелырга да мөмкин, әмма аның ахыры – үлемдер.
26Хезмәт кешесе үзе өчен эшли, чөнки эшләргә аны карыны мәҗбүр итә.
27Хәйләкәр кешенең күңелендә – явыз ният һәм мәкер, авызында исә чәчрәп-чәчрәп янган уттай зәһәр сүз булыр.
28Мәкерле кеше гауга чыгарыр, әләкче кеше дуслар арасын бозар.
29Яман кеше үзенең якынын аздырып бозык юлга этәрер, 30күзләрен уйнатып мәкерләр корыр, иреннәрен тешләп явыз гамәлләрен эшләр.
31Агарган чәч – кешенең туры юлда казанып алган шөһрәтле таҗы.
32Сабыр кеше баһадирдан кадерлерәк, нәфесенә хуҗа булган кеше шәһәр яулап алучыдан өстенрәк.
33Итәккә жирәбә салып язмышны юрыйлар, әмма кешенең бөтен язмышы – Раббы хөкемендәдер.
Copyright information for TatIBT15