‏ Proverbs 17

1Ите-мае җитеш, мул, әмма талаш-гаугасы күп булган тормышка караганда бер кисәк каткан икмәкле, әмма имин-тыныч тормыш күпкә хәерлерәк.
2Акыллы кол-хезмәтче хуҗа кешенең юлдан язган углыннан өстен булыр һәм мирастан да хуҗаның угыллары белән беррәттән өлеш алыр.
3Көмеш эретү өчен – кызу мич, алтын эретү өчен утлы учак кирәк, ә кешеләрнең күңел сафлыклары Раббы тарафыннан сынала.
4Яман кеше явызлар сүзенә колак салыр; ялганчы кеше юлдан язганнарның сүзен тыңлар.
5Фәкыйрьне тиргәүче аның Яратучысын да хурлый; башка берәүнең бәхетсезлегенә шатланучы кеше җәзасын алмый калмас.
6Картларның таҗы – оныклар, ә балаларның даны – ата-анадыр.
7Ахмак кешегә – акыллы сүз, ә хөрмәт иясенә ялган сүз килешмәс.
8Ришвәт – аны бирүче кеше өчен кыйммәтле ташка бәрабәр; ришвәт белән һәрнәрсәгә ирешеп була, дип уйлый ул.
9Үпкә-кинә тотмаган кешенең дуслары күп булыр, ә ачу саклаган бәндә дусларын югалтыр.
10Акыллы кешегә бер шелтә сүзе дә уңай тәэсир ясар, акылсыз кешене исә йөз мәртәбә суктырсаң да файдасы булмас.
11Явыз кешенең бөтен эстәгәне – фетнә, шуңа күрә аңа каршы илченең дә иң аяусызы җибәреләчәк.
12Ахмак уйлы томана белән очрашуга караганда балаларыннан мәхрүм калган ана аю белән очрашу хәерлерәк.
13Яхшылыкка яманлык иткәннең өеннән яманлык китмәс.
14Җәнҗалның башлануы су ташкыны кебек: аны, зураеп киткәнче, вакытында туктату зарур.
15Гаеплене аклау һәм гаепсезне гаепләү – икесе дә Раббы алдында зур кабахәтлектер.
16Акыл җыю өчен, ахмакка кулындагы акча ярдәм итмәс, акыл тупларга аның барыбер зиһене юк.
17Чын дусның дуслыгы беркайчан сүрелмәс; туган туганга ярдәм итәр өчен дөньяга килер.
18Ярдәм кулы сузмакчы булып, икенче берәү өчен җаваплылыкны үз өстенә алган кеше – акылсыздыр.
19Низагка һәвәс кеше гөнаһка да һәвәс; үз-үзен югары куеп мактанган тәкәббер үзенә һәлакәт эзли.
20Мәкерле йөрәк игелек тапмас; ялган телле бәндә бәлагә юлыгыр.
21Акылсыз угылның атасы үз башына кайгы алыр, ахмак угылның атасы куаныч тапмас.
22Шат-хозур күңел – тәнгә сихәт, ә сагышлы йөрәк сөякләрне корыта.
23Явыз кеше, гаделлек юлын бозар өчен, куеныннан ришвәт чыгарыр.
24Акыллының күз алдында – зирәклек үзе, ә ахмакның күз карашы дөнья читенә юнәлгән.
25Акылсыз угыл үзенең атасына – гарьлек, анасына кайгы китерер.
26Гаепсез кешене гаепләү һәм туры сүзе өчен хөрмәт иясен кыйнау һич килешмәс.
27Акыллы кеше сүздә – тыйнак, гамәлендә сабыр-тыныч булыр.
28Авызын йомып эндәшмичә утырса, ахмак та акыллы булып күренергә мөмкин.
Copyright information for TatIBT15