‏ Proverbs 20

1Шәраб мәсхәрәгә калдыра, каты эчемлек дуамалландыра; алар белән мавыгучы һәркем акылсыз.
2Патшаның дәһшәте арыслан үкерүенә тиң; аны ярсытучы үзен хәвефле хәлгә куя.
3Гаугадан читләшүче кешегә хөрмәт тиеш; ә һәр ахмак гауга чыгарыр.
4Ялкау кирәк вакытында җир сөрмәс; урак вакытында эзләнер, әмма һичнәрсә тапмас.
5Кеше күңелендәге теләк-ниятләр тирән су кебек; акыллы кеше аларны чумырып-чумырып алыр.
6Күп кеше үзен: «Мин хыянәтсез!» – дип ышандырырга тырыша, әмма тугры кешене кем табар?!
7Тәкъва кеше гомере буе гөнаһсыз сукмактан барыр; үзеннән соң аның балалары да бәхетле булыр!
8Хөкем тәхетендә утыручы патша үзенең күз карашы белән бөтен явызлыкны куып таратыр.
9«Мин күңелемне пакьләдем, бар гөнаһымнан арындым», – дип кем әйтә алыр?!
10Ике ягы тигезсез үлчәү, алдагыч герләр – икесе дә Раббы алдында кабахәтлектер.
11Эшләгән гамәленә карап, хәтта баланың да холкы сафмы, гаделме икәнен белеп була.
12Ишетүче колакны, күрүче күзне – икесен дә Раббы бар иткән.
13Фәкыйрь буласың килмәсә, йокыга салынма, тук буласың килсә, күзеңне ачык тот.
14Сатып алучы: «Бик кыйммәт, бик кыйммәт», – дип сатулашыр, ә сатып алгач: «Очсызга алдым!» – дип мактаныр.
15Алтын һәм күп төрле якут-асылташлар бар, әмма иң кыйммәтлесе – акыллы кеше авызыннан чыккан хак сүз.
16Чит-ят кеше өчен үз өстенә җаваплылык алучының киемен алаласың – аны үзеңдә рәһен
Рәһен – закладка калдырылган әйбер.
итеп калдырырга була.
17Нахак юл белән табылган икмәк кайбер кешегә тәмле тоелыр, әмма соңыннан аның авызы эре ком белән тулыр.
18Зур максатлар киңәш-мәслихәт белән ныгытыла; сугышка да киңәшләшмичә чыкма.
19Сүз йөртүче серне ачар; тишек авыз кеше белән аралашма.
20Ата-анасына яман телләнүченең гомер шәме дөм караңгылык эчендә пыскып сүнәр.
21Җиңел килгән мирасның бәрәкәте булмас.
22«Явызлык өчен тиешен кайтарырмын», – димә, бу эшне Раббыга тапшыр, Ул сине саклап калыр.
23Алдагыч герләр – Раббы алдында зур кабахәтлектер; ялган үлчәүне Раббы хупламый.
24Кешенең адымнары Раббы тарафыннан юнәлтелә; юкса кеше үзенең барасы юлын каян белсен?
25Ашыгып нәзер әйтү һәм, нәзер әйткәннән соң, аның турында уй йөртү – кеше өчен тозак.
26Зирәк патша яманнарны пыр туздырыр һәм алар өстенә җәза тәгәрмәчен җибәрер.
27Кеше күңеленең бөтен төпкелләрен яктыртып сынаучы Раббы куйган шәм – кешенең рухыдыр.
28Патшаны мәрхәмәте һәм тугрылыгы саклый, аның тәхетен дә гаделлеге тотып тора.
29Көч-куәт – яшьләрнең даны, ә картларны бизәгән матурлык – чаларган баш.
30Кыйналу яралары һәм җәрәхәтләр явызлыктан дәвалый, кешенең холык-фигылен төзәтә.
Copyright information for TatIBT15