Proverbs 21
1Су ташкыннары кебек, патшаның күңел теләкләре дә Раббы ихтыярында: Ул аларны кая теләсә, шул тарафка юнәлтә.2Кеше йөрәге сайлаган юл хак булып тоелырга мөмкин, әмма йөрәк омтылышларын Раббы Үзе үлчи.
3Раббы алдында тәкъвалык һәм гадел эш-гамәл корбан китерүдән мәгъкульрәк.
4Тәкәббер күз карашы һәм масаючан йөрәк яман кешегә хас, бу сыйфатлар гөнаһ саналадыр.
5Тырыш кешенең уе-нияте – муллык; ә ашык-пошык эшләүче мохтаҗлыкка дучар булыр.
6Ялган юл белән табылган мал томан кебек таралып китәр; андый кеше үзен үлемгә дучар итә.
7Яманнарның золым-җәбере аларның үз башына килер; чөнки алар гаделлек юлын кире кактылар.
8Бозык кешенең юлы – кәкре, ә күңеле саф кешенең эше намуслы булыр.
9Холыксыз хатын белән яшәүгә караганда түбәнең бер почмагында яшәү хәерлерәк.
10Бозык кешенең җаны явызлык тели; якын кешесе дә аның күзендә шәфкать нуры тапмас.
11Мәсхәрәләүчегә җәза бирелгәндә, гади кеше үзен зирәк тояр, зирәккә акыллы сүз әйтелгәндә, ул белем җыяр.
12Аллаһы – тугры, Ул явызларның эш-гамәлен күреп-күзәтеп торыр һәм аларны бөлгенлеккә дучар итәр.
13Ярлының ялваруын ишетергә теләмичә, колагын томалаган ваемсызга үзе ярдәм сорап кычкырган чагында да җавап бирелмәс.
14Яшертен бүләк – ачуны, куенга кыстырылган ришвәт исә ярсуны сүрелдерер.
15Гадел хөкем – тәкъва кеше өчен куаныч, явызлык эшләүчеләр өчен – дәһшәт.
16Акыл юлыннан читкә тайпылган кеше үлеләр аймагыннан урын алыр.
17Кәеф-сафаны яратучы фәкыйрьләнер, ә шәраб һәм майлы ризык яратучыга байлык насыйп булмас.
18Яман бәндә – тәкъва кешенең, хыянәтче бәндә намуслы кешенең йолымыдыр.
19Холыксыз һәм дуамал хатын белән бергә яшәүгә караганда чүлдә яшәү хәерлерәк.
20Зирәк кешенең өендә зиннәтле җиһаз-хәзинә һәм майлы сый булыр; ә ахмакның бар белгәне – байлыкны туздырудыр.
21Тәкъвалыкка вә тугрылыкка омтылучы кеше имин яшәр һәм кадер-хөрмәт казаныр.
22Зирәк кеше теләсә нинди көчле сак астындагы шәһәргә дә үтеп керә һәм җимерелмәс дип уйланылган ныгытманы да җимерттерә алыр.
23Авызын һәм телен тыйган үзенең җанын бәладән саклар.
24Масаючан һәм тәкәббер кеше, исемен әйтсәк, денсез бәндә, һәр адымын-хәрәкәтен үзенең мин-минлегенә таянып эшләр.
25– 26Ач күзлелек ялкауны харап итәр, чөнки аның комсызлыгы көннән-көн арта, ә куллары эшләргә теләми; тәкъва кеше исә биргәнен кызганмый бирә.
27Яман кешеләр китергән корбан, бигрәк тә явыз ният белән тәкъдим ителгәне – зур кабахәтлектер.
28Ялган шаһит һәлак булыр; үз колагы белән ишеткәннәрне сөйләүченең сүзе дөрескә чыгар.
29Яманның чыраенда усал масаю чагылыр, ә гадел кеше үзенең юлын нык тотар.
30Раббының ихтыярыннан тыш зирәклек тә, акыл да, нәсыйхәт тә юк.
31Атны сугыш бәйгесенә алдан хәзерлиләр, әмма җиңү – Раббыдан.
Copyright information for
TatIBT15