Proverbs 22
1Абруйлы исем мал-мөлкәттән кадерлерәк, ихтирам казану көмеш һәм алтыннан кыйммәтрәк.2Бай белән ярлының охшашлыгы шундадыр: бер-берсе белән очрашырлар; аларның икесен дә бер Раббы яраткан.
3Акыллы кеше, бәла-каза якынлашуын абайлап, читкә тайпылыр, тәҗрибәсез кеше исә, бәла эченә ташланып, михнәткә дучар булыр.
4Тыйнак булу, Раббыдан курку һәм Аны хөрмәт итүнең җимеше – байлык, хөрмәт һәм имин тормыш.
5Мәкерле кешене юлында чәнечкеле куак һәм тозаклар сагалап тора; үзенең иминлеген кайгырткан кеше андый юллардан ерак йөрсен.
6Балаңа барачак юлын яшьтән үк өйрәт, шулчак ул, картайгач та, бу юлдан читкә тайпылмас.
7Бай кеше ярлылар өстеннән хакимлек итәр, ә бурычлы кеше бурычка бирүченең колына әверелер.
8Ялган чәчкән кеше бәла урып алыр; һәм аның мәкер-ачу таягы сынар.
9Шәфкать иясе мөбарәк булыр, чөнки ул үз икмәгеннән фәкыйрьләргә дә өлеш чыгара.
10Денсезне яныңнан кусаң, гауга-җәнҗал бетәр, талаш-ызгыш, әдәпсезлекләр дә юкка чыгар.
11Күңел сафлыгын саклаганның телендә гел ягымлы сүзләр булыр; андый кешене патша да үзенә дус санар.
12Раббы күзе белем-мәгърифәтне саклый, ә Канун бозучының сүзләрен Ул кире кага.
13Ялкау әйтер: «Тышта арыслан йөри, чыксам – ул мине ботарлап ташлар», – дияр.
14Чит хатынның авызы төпсез упкын кебек; Раббы ачуына дучар булганнар шунда егылып төшәрләр.
15Бала күңелендә акылсыз уйлар да булыр, әмма әдәпкә утырту чыбыгы аңардагы ахмаклыкны тиз куып чыгарыр.
16Байлыкны арттыру максаты белән ярлыны җәберләүче һәм байга ришвәт бирүчеләр ахырда үзләре дә фәкыйрьлеккә төшәрләр.
Утыз киңәш
17Колак салып тыңла, зирәкләрнең сүзләренә игътибар ит, йөрәгең кыйбласын минем белем хәзинәмә таба бор. 18Чөнки мин өйрәткәннәр синең йөрәгеңдә сакланса һәм дә телеңә күчсә, бу сиңа зур юаныч булыр. 19Өмет-таянычың Раббыдан аерылмасын өчен, мин бүген сиңа үгет-нәсыйхәтләремне җиткерәм. 20– 21Ышанычлы-хак сүзләрне өйрәнеп, минем янга сине юллаучыларга син дөрес җавап бирсен өчен, мин сиңа утыз киңәш һәм үгет-нәсыйхәтемне язып күндердем түгелме?!22Болай да фәкыйрь булган ярлыны талама; хөкем алдында мохтаҗны кысма; 23мәгәр аларның дәгъваларын Раббы Үзе хәл итәр, аларны талаучыларның җаннарын Раббы Үзе кисәр.
24Күңелендә ачу саклаган кеше белән дуслашма, үчле кеше белән аралашма. 25Юкса аларның гадәтләренә өйрәнүең һәм җаныңның тозакка эләгүе бар.
26Ярдәм кулы сузмакчы булып, кеше бурычын үз өстеңә алма. 27Юкса, түләр чамаң калмагач, ятып йоклый торган ястыгыңны да алып китәрләр.
28Ата-бабаң күптән утыртып куйган ызан ташын күчермә.
29Үз эшенең остасы булган кешене күргәнең бармы?! – Андый кеше гади кешеләргә түгел, патшаларга хезмәт итәр.
Copyright information for
TatIBT15