Proverbs 28
1Яман кеше үз артыннан һичкем кумаганда да кача башлар, ә тәкъва кеше арыслан кебек кыю булыр.2Гаугалы илдә түрәләр ишәер; ил белән акыллы һәм белемле кешеләр идарә иткәндә, ул нык һәм озын гомерле булыр.
3Ярлы кешенең ярдәмгә мохтаҗ хәлсезләрне җәберләве игеннәрне агызып киткән көчле яңгыр ташкынына тиң.
4Канун бозучылар яман кешеләрне мактар, ә Канунга тугрылар аларны дошман күрер.
5Явызлык яклылар гаделлекне аңламас, ә Раббыны эзләүчеләр гаделлекне таный белер.
6Кыек юлда йөрүче бай кешегә караганда күңеле саф ярлы кеше күпкә яхшырак.
7Канунга тугры угыл акыллы булыр, ә исрафчылар белән дуслык йөрткән угыл үзенең атасын да хурлыкка дучар итәр.
8Риба ▼
▼ Риба – биреп торган әйбер яки акчадан алынган процент.
алып, үзенең байлыгын арттырган кешенең бар малы фәкыйрьләргә ярдәм итүче кулына эләгер.9Канун сүзенә саңгырау кешенең догасы да җирәнгечтер.
10Намуслы кешеләрне бозыклык юлына сөйрәүчеләр үзләре казыган базга егылып төшәр; гаепсезләр исә мирас итеп игелек кабул итәр.
11Бай кеше үз-үзенә зирәк булып күренер, әмма акылы булган ярлы кеше аны фаш итәр.
12Тәкъвалар өстен чыкканда, зур шатлык хөкем сөрер, яманнар баш калкытканда исә, кешеләр яшеренергә мәҗбүр булыр.
13Үзенең гөнаһларын яшерүче кеше уңышка ирешә алмас; гөнаһларын икърар итеп, алардан ваз кичкән кеше исә ярлыкау табар.
14Раббыга һәрвакыт ихтирамлы кеше бәхетле; ә күңеле аяусыз кеше бәла-казага юлыгыр.
15Ярлылар өстеннән хакимлек итүче явыз хөкемдар ерткыч арыслан һәм ач аю белән бер.
16Зиһенсез хөкемдар күп җәбер-золым кылыр, ә комсызлыкны кире кагучы озак идарә итәр.
17Кеше канын коюда гаепле бәндә, үзен эләктереп алмасыннар дип, каберенә кадәр йөгереп-качып гомер кичерер, һәм аңа һичкем ярдәм итмәс.
18Гаепсез кеше хәвефсез яшәр, ә кыек юлда йөрүче абынып егылыр.
19Үзенең җирен эшкәртүче икмәккә туяр, ә эшлексезләргә ияргәннең ашаганы ярлылык булыр.
20Туры юлдагы кешегә күп бәрәкәт насыйп; тиз генә баерга ашыгучы исә тиешле җәзасын алыр.
21Монафикълык – күркәм сыйфат түгел; андый кеше бер сынык икмәк өчен дә хаксызлык эшләр.
22Саран кеше бик тиз баеп калырга омтыла; берзаман мохтаҗлык килеп буасын ул әле уйламый.
23Хаксыз эшкә шелтә белдерүче үзенә мәрхәмәт яулар, ә тасма телле ялагайга андый хөрмәт эләкмәс.
24Үзенең ата-анасын талап та: «Бу – гөнаһ түгел!» – дип акланучы угыл җан кыючы юлбасарга тиң.
25Комсыз кеше гауга чыгарыр, ә Раббы мәрхәмәтенә өмет итеп яшәгән кеше бәхетле булыр.
26Үзенә генә өмет итүче кеше ахмак; зирәк акыллы кеше исә исән-имин яшәр.
27Хәерчегә хәер-сәдака бирүче фәкыйрьлеккә төшмәс, ә хәерчене күрмәмешкә салынып узып киткән кешегә күп ләгънәтләр явар.
28Хакимлек яманнар кулына күчкәндә, тәкъва кешеләр яшеренә; ә яманнар юкка чыккач, тәкъваларның саны тагы да арта.
Copyright information for
TatIBT15