‏ Proverbs 29

1Күп мәртәбә шелтәләнеп тә, һаман үз киресен дәвам иткән кеше беркөн кинәт сынып төшәр, һәм котылуга аның һичбер юлы калмас.
2Тәкъвалар идарәлегендә халык бәйрәм итәр, ә яманнар хакимлек иткәндә, халык ыңгырашып елар.
3Зирәклек иясе үзенең атасын шатландырыр, ә азгын хатыннар белән чуалучы исә мал-мөлкәтен туздырыр.
4Патша мәмләкәтне гаделлек белән ныгытыр, ә бүләк яратучы аны бөлгенлеккә төшерер.
5Дустына ялагайланучы кеше үзенең аягына ятьмә сала.
6Яман кешенең гөнаһында үзенә дигән тозак бар, ә тәкъва кеше куанып һәм җырлап яшәр.
7Тәкъва кеше фәкыйрьнең дәгъвасын җентекләп тикшерер, ә яман кеше аңа игътибар да итмәс.
8Мәсхәрәләүчеләр шәһәрне фетнәгә салыр, зирәкләр исә шәһәрдә тынычлык урнаштырыр.
9Зирәк кеше белән хөкем дәгъвасында ахмак кеше ачуланыр, мәсхәрәләп көләр, әмма аңа карап тынычлык урнашмас.
10Канга сусаучылар гаепсез кешене дошман күрер, ә гадел кеше гаепсезнең тормышы турында кайгыртып яшәр.
11Эчендәге ачуын ахмак кеше капылт тышка чыгарыр, ә зирәк кеше ачуын тыеп торыр.
12Әгәр хөкемдар ялган сүзгә колак сала икән, димәк, аның барлык киңәшчеләре дә намуссыз дигән сүз.
13Ярлы белән залимнең охшашлыгы шундадыр: аларның икесенең дә күзләренә яктылыкны Раббы бирә.
14Әгәр патша ярлыны гадел хөкем итә икән, димәк, аның тәхете дә гомерлек.
15Чыбык белән шелтә сүзе зирәклек бирер, әмма игътибарсыз калдырылган бала үз анасын хурлыкка төшерер.
16Яманнар арту белән явызлык та артыр, әмма тәкъвалар яманнарның һәлакәтен үз күзләре белән күрерләр.
17Углыңа җәзаны кызганма – күңелең шат, җаның тыныч булыр.
18Вәхиләр иңмәгән халык – йөгәнсез халык; Канунга тугры кеше бәхетле булыр.
19Кол кеше сүз белән генә тәрбия ителмәс, чөнки ул, сүзләрне аңласа да, аларга колак салмас.
20Ашыгып сөйләүче кешене күргәнең бармы? Андый кешегә караганда ахмакта өмет күбрәк.
21Колны бала чагыннан ук назлап тәрбияләсәң, соңрак ул синең мирасчың булырга да теләр.
22Ачулы кеше ызгыш-талаш чыгарыр; дуамал кеше күп гөнаһлар эшләр.
23Тәкәбберлек кешене түбәнәйтә; тыйнак рухлы кеше хөрмәт казаныр.
24Угры белән табыш бүлешүче кеше – үзенең җанына дошман; Аллаһыдан үз өстенә ләгънәт-җәза төшәсен белсә дә, ул хак сүз сөйләмәс.
25Кешедән курку – корылган тозак, ә Раббыга таянучы хәвефсез булыр.
26Күпләр хөкемдардан мәрхәмәт эстәр; әмма гаделлекне кеше фәкать Раббыдан таба.
27Тәкъвалар – гаделсезләргә, ә яманнар туры юлдан йөрүчеләргә җирәнеп карар.
Copyright information for TatIBT15