Proverbs 3
1Углым! Минем нәсыйхәтләремне онытма һәм боерыкларымны йөрәгеңдә сакла; 2шулай эшләсәң, алар синең гомереңне озайтыр, имин яшәү елларыңны арттырыр. 3Мәрхәмәт һәм тугрылык сине ташламасын; аларны муенса итеп муеныңа багла, йөрәгеңнең түренә язып куй. 4Шул чакны син үзең дә Аллаһы каршында, кешеләр алдында мәрхәмәт һәм илтифат казанырсың. 5Бөтен йөрәгең белән Раббыга сыен, үз белдегеңә таянма. 6Йөрер юлларыңда һәрвакыт Аллаһыны юлдаш ит, Ул синең адымнарыңны туры якка юнәлдерер. 7Үзеңне акыл иясе дип санама; Раббыдан курык, Аны хөрмәт ит һәм явыз гамәлләрдән ерак тор. 8Менә шулар синең тәнең өчен – шифа, сөякләрең өчен азык булыр. 9Раббыны малыңнан өлеш чыгарып һәм беренче уңышың белән хөрмәтлә. 10Шулай итсәң, амбарларыңда түбәләмә муллык булыр, кисмәкләреңдә яңа шәраб чишмәләре ташып торыр. 11Углым! Раббының сабагын кире какма, Аның шелтәсенә рәнҗемә; 12ата кеше үзенең сөйгән углын ничек шелтәләсә, Раббы да Үзенең яраткан бәндәсен шулай шелтәли. 13Акыл җыеп, зирәклеккә ирешкән адәм – менә кем ул бәхетле кеше! 14Зирәк акыл иясе көмеш тапкан кешедән баерак, һәм моңардан килгән табыш та алтын-көмештән килгән табышка караганда күпкә мулрак. 15Зирәк акыл асылташлардан күп мәртәбә кыйммәтрәк, син теләгән бер нәрсә дә аның белән тиңләшә алмый. 16Зирәк акыл иясенең уң кулында – гомер озынлыгы, сул кулында – байлык һәм хөрмәт. 17Аның йөрер юллары – хозур-күркәм, атлаган сукмаклары тыныч-имин булыр. 18Зирәк акыл – аны казанучылар өчен тереклек агачы ул, аны саклап тотучылар өчен – бәхет. 19Зирәк акылы белән Раббы җирне бар итте, күкләрне яратты. 20Аның зирәк акылы белән упкыннар ачылды, болытлар яңгыр яудырды. 21Углым! Син моны күз уңыңнан төшермә; сәламәт акылыңны һәм уйлап эш итүеңне сакла, 22шулай эшләсәң, алар синең җаның өчен яшәү һәм муеның өчен бизәк булырлар. 23Шулчак син үз юлыңнан хәвефсез һәм абынмыйча йөрерсең. 24Йокларга яткач курыкмассың, йокың исә тыныч-тәмле булыр. 25Көтелмәгән афәт килгәндә, яман бәндәләр сиңа һәлакәт белән янаганда – куркып калмассың; 26чөнки Раббы синең таянычың булыр, Ул синең аягыңны тозакка эләгүдән саклап торыр. 27Хәлеңнән килгәндә, мохтаҗларга игелек күрсәтүдән баш тартма. 28Яныңда әйберең була торып, күршеңә: «Бар, чык, иртәгә керерсең, шунда бирермен», – димә. 29Синең янда шик-шөбһәсез яшәүче якыныңа мәкер тотма. 30Сиңа явызлык эшләмәгән кеше белән сәбәпсез ачуланышма. 31Көченә таянып, бүтәннәргә җәбер кылучы кеше белән ярышма, аның бер генә әмәлен дә үзеңә үрнәк итмә; 32чөнки яманлык кылу – Раббы алдында зур кабахәтлек. Ә Раббы фәкать гадел гамәлле бәндәләре белән генә аралаша. 33Раббы Үзенең ләгънәтен яманнар өстенә яудыра, ә тәкъва бәндәләренең өйләренә фатихасын күндерә. 34Мактанчык тәкәбберләрдән Ул көлә, тыйнак-күндәм бәндәләренә исә мәрхәмәтен күрсәтә. 35Зирәк акыл шөһрәт казаныр, ә ахмаклардан мираска бары хурлык калыр.
Copyright information for
TatIBT15