Proverbs 5
1– 2Углым! Һәр гамәлеңне, мин өйрәткәнчә, акыл белән, фикер йөртеп башкарыйм дисәң, күңелеңне минем зирәк акылыма багла, минем үгет-нәсыйхәтләремә колак сал. 3Юкса чит хатынның иреннәре балдай татлы, сүзләре майдай йомшак тоелса да, 4моның ахыры барыбер әремдәй ачы һәм ике кыры да үткен кылычтай һәлакәтле булыр. 5Чит-ят хатынның аяклары үлемгә таба атлый, адымнары үлемне якынайта. 6Тормыш бирүче юл турында уйламый ул; аның йөрер сукмаклары кәкре һәм үзгәрүчән; аларны ул үзе дә белми. 7Димәк ки, угылларым, фәкать мине тыңлагыз, минем телдән төшкән үгет сүзләреннән читкә тайпылмагыз. 8Йөрер юлыңны чит-ят хатын сукмагыннан ерак тот, аның өй ишегенә якын барма. 9Юкса сәламәтлегең – башкаларга, гомер елларың явыз кешеләргә сарыф ителер; 10көч-кодрәтең җимешеннән ятлар файдаланыр, хезмәтеңнең җимеше читләр өенә күчәр. 11Юкса соңыннан, бәдәнең-тәнең хәлсезләнгәч, ыңгырашып әйтерсең: 12«Нигә мин үгет-нәсыйхәтне кире кактым икән?! Йөрәгем ник шелтә сүзләрен игътибарга алмады икән?! 13Ни өчен акыл ияләренең, остазларымның үгетләрен тыңламадым, киңәшләренә колак салмадым икән?!» – диярсең. 14«Менә шуңа күрә дә халык, җәмәгать күзе алдында мин чак кына төрле хурлыклы хәлләргә төшми калдым», – дип офтанырсың. 15Эчәр суыңны үз күлеңнән ал, сусавыңны үз коеңның суы белән бас. 16Синең чишмәң сулары урам буйлап акмасын, мәйданнарга ташкын булып җәелмәсен. 17– 18– 19Синең чишмәң мөбарәк булсын; ул бары синеке генә булсын, читләр белән уртак булмасын. Яшьлегеңдәге зифа боландай һәм гүзәл кыр кәҗәседәй сөекле хатының белән күңелең ач; аның кайнар күкрәкләре сине һәрвакыт ашкындырып торсын, аның сүрелмәс мәхәббәте белән ләззәтләнеп яшә. 20И углым, нигә сиңа чит-ят хатын белән мавыгырга һәм чит-ят хатынның күкрәгенә сыенырга?! 21Мәгәр һәр кешенең гомер юлы Раббы күзе алдында, һәм Ул бәндәсенең бөтен гамәлләрен күреп-үлчәп тора. 22Яман кеше һәрвакыт үз явызлыгының авына эләгә һәм үз гөнаһлары тозагында гомер кичерә. 23Ул, акылсыз гамәлләре күплегеннән тәмам юлдан язып, фатихасыз-нәсыйхәтсез үләчәк.
Copyright information for
TatIBT15