Proverbs 6
1Углым! Әгәр син якыныңа ярдәм вәгъдә итеп тә, икенче берәү хакын яклап кулың сузгансың икән, 2син, димәк, телеңнән төшкән вәгъдәң тозагына каптың, авызыңнан чыккан сүзләр ятьмәсенә кереп буталдың. 3Углым, үзеңне коткару чарасына кереш: син – якыныңның ятьмәсендә; аның янына ашык, аягына егыл, коткаруын үтен. 4Йокыңны оныт, күз кабакларың йокымсырап йомылмасын. 5Аучы кулыннан – тау кәҗәсе кебек, кошчы авыннан – кош кебек, үзеңне коткар. 6И ялкау, барып, әнә кырмысканы күр: ул ничек тырыша, гыйбрәт ал. 7Аның өстеннән күзәтүче башлык та, идарәче дә, хөкемдар да юк. 8Әмма ул җәен, урак вакыты беткәнче, үзенә ризык әзерли. 9И ялкау, кайчанга кадәр син ял итәрсең икән? Йокыңнан кайчан уянырсың икән? 10«Бераз йоклап алыйм, бераз черем итеп алыйм, кулларыма ял биреп ятып торыйм» 11дигән арада өеңә, карак кебек, ярлылык килеп керер, өстеңә, юлбасар кебек, мохтаҗлык ябырылыр. 12Яман кеше, хәйләкәр-алдакчы кеше үзенең авызыннан ялган сибеп йөрер; 13күзләрен челт-мелт йомгалар, аякларын әрле-бирле айкар, бармаклары белән ишарәләп сөйләр. 14Күңелендә мәкер булыр; һәрвакыт явызлык уйлап, гауга чыгарып йөрер. 15Шуңа күрә аның һәлакәте дә кисәктән булыр – аны көтмәгәндә бәреп егар, котылуга юл калдырмас. 16Раббыны нәфрәтләндерә торган алты нәрсә бар, хәтта җиде нәрсә Аңа җирәнгеч: 17тәкәббер күзләр, ялганчы тел, гаепсезгә кан коючы куллар, 18усал ният-мәкер тулы йөрәк, явызлык юлында җитез чабучы аяклар, 19ялган сөйләп шәһадәт бирүче шаһит ▼▼ Шәһадәт бирү – шаһит булу.
һәм кардәш-туганнар арасында җәнҗал-гауга тудыручы кеше. 20Углым! Атаң нәсыйхәтен тыңла һәм анаң үгетен кире какма. 21Алар һәрвакыт синең күңелең түрендә булсын, аларны муеныңа урап куй. 22Йөрер юлларыңда алар сиңа туры юнәлеш күрсәтерләр; йокларга яткач, сине саклап торырлар; уянгач, синең белән дустанә әңгәмә корырлар. 23Чөнки нәсыйхәт ул – чыраг, үгет ул – яктылык, гыйбрәтле сүзләр – тормышка юлдыр. 24Болар сиңа азгын хатын вәсвәсәсеннән, чит-ят хатынның юмакай теленнән саклану өчен кирәк. 25Ул хатын үзенең гүзәллеге белән синең күңелеңне аздырмасын һәм керфек сирпүләре белән сине сокландыра алмасын. 26Уйнашчы хатын сине бер телем икмәккә калдырыр; ә чит-ят хатын кадерле җаныңнан яздырыр. 27Берәү, өстендәге киемен яндырмыйча, куенында ут йөртә алырмы?! 28Яки берәү, аякларын пешермичә, утлы күмер өстендә йөри алырмы?! 29Үз якынының хатыны янына кергән кеше белән дә шулай була; кем андый хатынга кагыла, ул җәзасыз калмый. 30Ачыккан карак җанын саклау, тамагын туйдыру өчен урлашса, кешеләр аны артык хур күрмиләр; 31әмма урлаганда тотылса, ул зыян өчен җиде тапкыр артыграк итеп түли һәм өендә булган бөтен малын бирә. 32Чит-ят хатын белән зина кылучының акылы зәгыйфь; моны эшләүче үзенең җанын харап итә. 33Ул кыйналуга һәм мәсхәрә-хурлыкка дучар була, андый хурлык исә гомер буе онытылмый. 34Чөнки көнчелек – ир кешедәге ярсыткыч бер хис ул, үч алганда, ул хис беркемне аямый, 35аны бернинди йолым хакы, бернинди ришвәт белән дә ризалаштырып, каплап булмый.
Copyright information for
TatIBT15