‏ Proverbs 9

1Зирәклек, җиде багана күтәреп, үзенә йорт салды, 2хайван чалды, тәмләткечләр кушып, шәраб куйды, аш табыны әзерләде. 3Аннан, асрауларын җибәреп, шәһәрнең калку урыннары өстеннән игълан әйттерде:

4– Кемгә акыл кирәк, монда килегез!

Акылы сай булганнарны да чакырды:

5– Килегез, минем ашны ашагыз, мин хәзерләгән шәрабтан авыз итегез; 6акылсыз эшләрегезне ташласагыз, имин яшәрсез; акыллы юлда йөрегез, – диде.

7Мәсхәрәләп көлүченең сүзен дөресләсәң – мыскыл алырсың, яманны шелтәләсәң – хурлыкка калырсың. 8Мәсхәрәләп көлүчене шелтәләмә, юкса сине күрәлмас булыр; зирәкне шелтәлә – ул сине яратыр. 9Нәсыйхәтне зирәк кешегә җиткерсәң, ул тагы да зирәгрәк булыр; гадел кешене өйрәтсәң, ул белемен арттырыр.

10Зирәклекнең башы – Раббыдан курку һәм Аны хөрмәт итү; Раббының мөкатдәслегенә төшенү – акыллылык. 11Чөнки зирәк акыл синең гомер көннәреңне арттырыр һәм гомер елларыңны озайтыр. 12Зирәк икәнсең, бу сиңа үзең өчен кирәк; мәсхәрәле көлүче икәнсең, михнәте дә үз өстеңә төшәр.

13Аңгыралык – берни белмәс гаугалы-аңсыз хатын – 14 15үз эшләре белән урамда үтеп-сүтеп йөрүче ирләрне җәлеп итәр өчен, өенең ишеге төбенә чыгып яки шәһәрнең берәр калкурак җиренә менеп, урындыкка утырыр да:

16– Кемгә акыл кирәк, монда килегез! – дип чакырыр; акылы сай булганнарга: – 17Урлап эчкән су татлы, урлап ашаган икмәк тәмле, – дип вәсвәсә салыр.

18Егет белми ки, анда кергәннәр инде мәет, үлем ияләредер.

Copyright information for TatIBT15