‏ Psalms 104

1Раббыга рәхмәтләр укыгыз, исемен яд итегез
Яд итү – телгә алу, искә төшерү.
,
эш-гамәлләрен халыкларга җиткерегез!
2Җырлагыз Аңа, мәдхияләр җырлагыз,
бөтен могҗизаларын сөйләп бирегез!
3Мөкатдәс исеме белән Аның мактаныгыз!
Раббыга йөз тотучыларның йөрәкләре куансын!
4Раббыга, Аның кодрәтенә сыеныгыз,
Аның нурлы йөзен һәрчак эзләгез!
5Ул кылган гаҗәеп гамәлләрне, могҗизаларны,
авызыннан чыккан хөкемнәрне хәтерегездә саклагыз,
6әй сезләр, Аның колы Ибраһим токымы,
Ул сайлаган Ягъкуб угыллары!

7Ул – Раббы, безнең Аллабыз;
Үзенең хөкем карарларын Ул бөтен җир йөзенә чыгара.
8Үзе төзегән килешүне Ул һәрчак истә тота,
меңнәрчә буыннарга биргән сүзен онытмый.
9Бу килешүне Ул Ибраһим белән төзегән,
ант эчеп Исхак белән ныгыткан,
10Ягъкуб өчен – Канун,
Исраил өчен мәңгелек Килешү итеп куйган.
11Раббы әйткән: «Кәнган җирен сезгә бирәм:
хакыгызга тигән милкегез булыр», – дигән.
12Ул заман алар бик аз санлы кавем,
Кәнган җирендә килмешәкләр,
13бер халыктан – икенче халыкка,
бер патшалыктан икенче патшалыкка күчеп йөрүчеләр иде.
14Әмма Раббы аларны кыерсытырга бирмәгән,
патшаларны ачуланып кисәткән:
15«Кагылмагыз Мин май сөрткән кешеләргә,
пәйгамбәрләремә дә зарар салмагыз!» – дигән.

16Берзаман Ул алар җиренә кытлык җибәрде,
ризыктан һичнәрсә калдырмады.
17Әмма Ул алардан алда Йосыфны юллады –
аны коллыкка сатып җибәрде.
18 19Аның әйткәннәре раска чыкканчы,
Раббының сүзе аның хаклыгын раслаганчы,
Йосыфның аякларын – богау,
муенын тимер муенса кысып тора иде.
20Мисыр патшасы, халыклар хөкемдары, боерып,
богавын чиштерде, азат иттерде,
21шуннан аны үз иленә хуҗа кылды,
булган бар милкенә идарәче итеп куйды:
22түрә-башлыкларына фәрман бирү,
өлкәннәренә акыл өйрәтү хокукын тапшырды.

23Исраил шулай Мисырга керде,
Ягъкуб гаиләсе Хам илендә җирләште.
24Раббы анда Үз халкын ишәйтте,
дошманнарыннан аларны көчлерәк кылды.
25Үзенең колларына – халкына карата мисырлыларда нәфрәт уятты,
мисырлылар күңеленә мәкерле уйлар салды
Карагыз: «Чыгыш», 1:1-14.
.
26Шуннан Раббы Үзенең колы Мусаны,
һәм сайлаган бәндәсе Һарунны юллады,
27алар аша Хам җиренә Үзенең могҗиза вә галәмәтләрен күндерде:
28Хам җиренә караңгы иңдереп,
аны дөм караңгылыкка батырды,
һәм мисырлылар Аның сүзенә каршы тора алмадылар.
29Агымсуларны кан дәрьясына әверелдерде,
балыкларын һәлакәткә дучар итте.
30Бөтен җир өсте, патша сарайларына кадәр,
гөберле бакалар белән шыгрым тулды.
31Раббы әмере белән һәр тарафта
чебен белән черки өере очып йөрде.
32Раббы яңгыр урынына боз яудырды,
җир өстендә ялкынлы яшеннәрен яшьнәтте.
33Йөзем бакчаларын, инҗир куакларын,
андагы бар агачны кырып бетерде.
34Раббының әмере белән кырларны саранча чирүе басып алды.
35Алар андагы бар үлән-чирәмне, басудагы бар игенне ашап бетерде.
36Раббы Хам җирендә беренче туган һәр ир баланы –
ирлек куәтенең тәүге җимешен һәлак итте
Карагыз: «Чыгыш», 3; 4; 7-12.
.
37Исраилиләрне исә Раббы
мәмләкәттән алтын-көмеш белән чыгарды,
бер ыругын да ташлап калдырмады.
38Исраилиләр чыгып киткәч, Мисырга җан керде:
куркудан алар тәмәм бетәшкән булганнар
Карагыз: «Чыгыш», 12:35-36.
.
39Раббы исраилиләрнең сәфәрендә көндез өсләренә болыт пәрдәсе җәйде,
төннәрен ут биреп яктыртты
Карагыз: «Чыгыш», 13:21-22.
.
40Ашарга сорагач, очыртып бүдәнәләр китертте,
кешеләрне күк икмәге белән дә туендырды
Карагыз: «Чыгыш», 16.
.
41Кыяташны сугып ярып, чишмә аттырды,
сусыз чүлдә су дәрьялары агызды
Карагыз: «Чыгыш», 17:1-7.
.

42Ул, шулай итеп, колы Ибраһимга әйткән мөкатдәс сүзен хәтерендә тотып
Карагыз: «Яратылыш», 12:1-3; 15; 17.
,
43Үзе сайлаган халкын куандырды –
Мисырдан сөенечләргә урап алып чыкты.
44 45Аларга чит-ят халыкларның җирләрен бирде,
Үзенең кагыйдәләрен үтәү, Канунын саклау шарты белән
үзләре эшкәртмәгән басуларга аларны хуҗа кылды.

Раббыны данлагыз!
Copyright information for TatIBT15