Psalms 106
Бишенче китап
1«Раббыга рәхмәтләр яудырыгыз,чөнки Ул игелекле,
һәм Аның мәрхәмәте мәңгелек!» –
2дип әйтсен дошманнары кулыннан Раббы тартып алган,
Ул коткарган җаннар,
3бөтен кыйтгалардан – көн чыгышы, көн батышы,
төн ягы вә көн ягыннан Аның кулы белән җыеп алынганнар.
4Сусыз чүлдә адашып йөргән,
кеше яшәгән кала юлын тапмый интеккән иде берәүләр;
5ачыгу, сусаудан тилмереп беткәннәр,
үлем чигенә җитә язганнар иде.
6Чарасыз калып, алар Раббыга эндәшкәннәр,
һәм Раббы аларны бәладән коткарган –
7кала-шәһәргә барып җитсеннәр өчен,
аларны туры юлга күндергән.
8Адәм угылларына күрсәткән мәрхәмәте,
могҗизалары өчен рәхмәт укысын алар Раббыга!
9Чөнки сусаган җанның сусынын бетергән Ул,
ач җанны нигъмәтләре белән туендырган.
10Дөм караңгыда утырган иде икенче берәүләр,
тимер зынҗырга богауланган иде мескен бичаралар,
11чөнки Аллаһы Тәгалә сүзләренә каршылык кылып,
Аның киңәшләреннән баш тарткан иде алар.
12Ул аларны авыр хезмәт белән алҗыткан,
һәм, егылып ятканда, аларга ярдәм кулы сузучы булмаган.
13Чарасыз калып, алар Раббыга эндәшкәннәр,
һәм Раббы аларны бәладән коткарган –
14дөм караңгыдан чыгарган,
тимер зынҗырларын өзеп аткан.
15Адәм угылларына күрсәткән мәрхәмәте,
могҗизалары өчен рәхмәт укысын алар Раббыга!
16Чөнки Ул бакыр капкаларны җимергән,
тимер бикләрне өзеп ташлаган.
17Акылсыз берәүләр үз гөнаһлары,
бозык эшләре өчен җәфа чиккән иде.
18Һәр ризыктан җаннары бизгән,
үлем якасына якынлашкан иде алар.
19Чарасыз калып, Раббыга эндәшкәннәр,
һәм Раббы аларны бәладән коткарган –
20сүзен күндереп савыктырган аларны,
кабердән саклап калган.
21Адәм угылларына күрсәткән мәрхәмәте,
могҗизалары өчен рәхмәт укысын алар Раббыга!
22Аңа рәхмәт бүләкләре китерсеннәр,
сөенә-сөенә эш-гамәлләрен игълан итсеннәр!
23Беришләр, корабларга утырып, диңгез гизгән,
су дәрьяларында хезмәт иткән иде.
24Алар Раббының шунда ниләр кылганын,
диңгез чоңгылларында тудырган могҗизаларын күргәннәр:
25Раббы боерыгы белән көчле җил-давыл купкан,
биек-биек дулкыннар хәрәкәткә килгән,
26кораблар күккә чөелгән, тирән чоңгылларга төшкән –
диңгезчеләрнең афәттән җаннары кысылган.
27Алар ава-түнә, сәрхуштәй чайкалып йөргән,
белгән һөнәрләре файда китермәгән.
28Чарасыз калып, алар Раббыга эндәшкәннәр,
һәм Раббы аларны бәладән коткарган –
29җил-давылны тыйган,
дулкыннар шавын тынлыкка әйләндергән.
30Тынычлык иңгәч, диңгезчеләр шатлык кылган,
һәм Раббы аларны теләгән җирләренә илтеп җиткезгән.
31Адәм угылларына күрсәткән мәрхәмәте,
могҗизалары өчен рәхмәт укысын алар Раббыга!
32Аны халык җыеннарында зурласыннар,
өлкәннәр җыенында данлап сөйләсеннәр!
33Раббы агым суларны – чүлгә,
кизләү-чишмәләрне коры җиргә әверелдерә.
34Явызларның эшләренә карап,
аларның уңдырышлы җирләрен
тозлы туфракка әйләндерә.
35Чүлне Ул – мул сулы күлгә,
сусыз даланы чишмәле җиргә әверелдерә.
36Ач-юксылларны шунда урнаштыра,
һәм тегеләр, яшәр өчен, шәһәр-калалар төзиләр,
37иген игеп, йөзем бакчалары утырталар,
кыр, бакчалардан мул уңыш җыялар.
38Раббы аларга фатихасын күндереп, алар үрчиләр, ишәяләр;
мал-туарлары да кимеми.
39– 40Түрә-аксөякләрне Раббы хурлыкка төшерә,
юлсыз чүлдә адашып йөрергә дучар итә,
җәбер-золымнан, бәла вә кайгыдан иза чиктерә,
саннарын киметә.
41Ә фәкыйрь-юксылларга хәерчелектән чыгарга булыша,
гаиләләрен сарык көтүедәй ишәйтә.
42Моны күргән саф йөрәкле җаннар куанырлар,
ә явызларның авызы ябылыр.
43Акылы бар кеше моны күз уңында тотсын,
Раббының мәрхәмәте чиксез икәнен аңласын!
Copyright information for
TatIBT15