‏ Psalms 107

1Давытның җыр-мәдхиясе.

2Йөрәгем нык минем, и Аллаһы!
Мин Сиңа бар күңелемнән җыр көйләрмен,
мәдхияләр җырлармын!
3Уян, лирам вә гөсләм!
Таңны мин уятыйм!
4И Раббым, халыклар алдында Сиңа рәхмәтләр укырмын,
кавемнәр алдында Сиңа мәдхияләр җырлармын!
5Чөнки мәрхәмәтең күкләргә ашкан,
тугрылыгың болытларны иңли.

6Күкләрдән дә югары күтәрел, и Аллаһы!
Бөтен җир йөзен иңләсен дан-шөһрәтең!
7Сөеклеләрең котылсын дисәң,
уң кулыңны суз, коткар, җавап бир безгә!

8Аллаһы мөкатдәс ханәсеннән сүзен ирештереп вәгъдә итте:
«Шәкем җирләрен сөенә-сөенә бүләчәкмен,
Суккөт үзәнен үлчәп халкыма бирәчәкмен.
9Гилыгад Минекедер, Менашше да Минеке.
Эфраим – башыма кигән очлымым,
Яһүдә – хөкемдарлык таягым.
10Мәаб – юынгыч табагым,
Эдомга исә аяк киемемне ташлармын.
Пелешет җирендә сөрән салып тантана итәрмен!»

11Кем миңа кирмән-калага бәреп керергә булышыр?
Кем миңа Эдомга барыр юлны күрсәтер? –
12И Аллаһы, бездән ваз кичкән,
гаскәребез белән яу чыгудан баш тарткан Син түгелме?!
13Ярдәм ит безгә дошманнарга каршы көрәштә,
юкса адәм затының ярдәме – фәкать буш куыктыр.
14Аллаһы белән берлектә без җиңүгә ирешербез,
дошманнарыбызны Ул җиргә салып таптар!
Copyright information for TatIBT15