Psalms 108
Җырчылар җитәкчесенә. Давытның мәдхиясе. 1И Аллаһы, Сиңадыр мактау сүзләрем!Җавапсыз калма!
2Чөнки яманнар, мәкерлеләр миңа каршы авызларын ачтылар,
минем өскә ялган яудыралар.
3Нәфрәт тулы сүзләре чолгап алды мине,
миңа каршы сәбәпсез сугыш ачтылар.
4Яхшы мөнәсәбәтемә каршы миңа яла ягалар,
ә мин һаман догадамын.
5Яхшылыгыма – явызлык,
дуслыгыма нәфрәт белән җавап кайтаралар,
6минем турыда әйтәләр:
«Раббы аны яман бер адәм кулына тапшырсын,
уң ягында аның яла ягучы утырсын,
7мәхкәмәдә ул гаепле дип табылсын,
догасы гөнаһ булып саналсын! – диләр. –
8Гомер еллары кыскарсын,
үтәгән вазифасын башка берәү алсын!
9Балалары – ятим, хатыны тол калсын!
10Угыллары, җимерек өйләреннән куылып,
чит җирләрдә теләнеп йөрсен! – диләр. –
11Булган бар мөлкәтен рибачы ▼
▼ Рибачы – процентка акча биреп торучы.
тартып алсын,хезмәте белән тапканын читләр талап бетерсен!
12Мәрхәмәт күрсәтүче дә,
ятимнәрен кызганучы да табылмасын!
13Токымы-нәселе корысын,
исеме бер буында ук хәтердән җуелсын! – диләр. –
14Ата-бабаларының гөнаһларын Раббы гел истә тотсын,
анасының гөнаһларын да онытмасын –
15гөнаһлары һәрчак Раббының күз алдында булсын,
ә үзләре турындагы хатирәне
Раббы җир йөзеннән себереп түксен! – диләр. –
16Рәхим-шәфкать күрсәтүне ул адәм уена да алмады бит,
күңеле рәнҗетелгән кешеләрне,
мазлум вә фәкыйрь-юксылларны эзәрлекләп,
аларны харап итәргә тырышты.
17Каргау-каһәрләүне үз итте ул – каһәре аның үз башына төшсен!
Хәер-фатиха бирергә теләмәде – фатихадан мәхрүм ителсен!
18Каргау-каһәрләү аның өс киеме булсын,
су кебек эченә керсен,
зәйтүн мае кебек сөякләренә сеңсен!
19Әйдә, өстенә кигән киеме булсын ул аңа,
билен бәйли торган бер пута булсын!» – диләр.
20Миңа яла ягучыларга,
явыз сүзләр белән җанымны әрнетүчеләргә
Раббыдан җәза нәкъ үзләре әйткәнчә булсын!
21Ә Син, Хуҗа-Раббым, мөкатдәс исемең хакына,
Үз исемең хакына миңа ярдәм ит,
мәрхәмәтең, игелегең хакына коткар мине!
22Мин бичара бер мазлум вә фәкыйрьмен,
эчемдә йөрәгем яралы минем.
23Эреп югала барган күләгә кебек мин юкка чыгам;
мине, чикерткәдәй, селкеп төшерделәр.
24Ураза тотып, тезләрем хәлсезләнде,
мае бетеп, бәдәнем сулыкты.
25Кеше көлкесенә калган бер зат булдым,
мине күрделәр исә, башларын чайкыйлар.
26И Раббы Аллам, ярдәм ит,
мәрхәмәтең хакына коткар мине!
27Белсеннәр бу эштә Синең кулың уйнаганны,
моны бары Син, Раббым, эшләгәнне!
28Алар ләгънәтләсен, ә Син мине мөбарәк кыл!
Миңа баш калкытучылар рисвай булсыннар,
ә минем күңелгә – колың күңеленә – сөенечләр тулсын!
29Миңа яла ягучылар мәсхәрәгә уралсыннар,
кием итеп хурлыкка төренсеннәр!
30Мин Раббыга чиксез рәхмәтләр яудырырмын,
халык арасында Аны данлармын,
31чөнки Ул – фәкыйрь-юксылның уң ягында торучы,
аны гаепләүчеләрдән аралаучы.
Copyright information for
TatIBT15