‏ Psalms 111

1Раббыны данлагыз!

Раббыдан куркып, Аны хөрмәт иткән кеше бәхетледер!
Раббының боерыклары аның күңел түрендә.
2Аның нәселе илдә көч-куәт казаныр –
саф күңеллеләр токымы мөбарәк фатихалы булыр.
3Өендә аның муллык, җитешлек хөкем сөрер,
гомер бакый тәкъва булып калыр ул.
4Күңеле саф кеше өчен караңгыда нур балкыр,
чөнки Раббы – хаклык ияседер,
Ул кызганучан вә рәхимле.
5Жәлләми бурычка бирүче үз гамәленең рәхәтен күрер,
аның һәр эшендә гаделлек ярылып ятар.
6Һичбер вакыт какшамас ул;
гомер бакый хәтердә калыр тәкъва кеше.
7Начар хәбәр аны өркетмәс,
чөнки Раббыга ышаныч баглаган йөрәге ныктыр аның.
8Әйе, йөрәге нык – курыкмас ул бернидән дә,
дошманына өстән торып карар.
9Юксылларга малыннан мул өлеш чыгарыр,
тәкъвалыгы аның мәңгелек булыр,
данга күмелеп башын югары чөяр ул
…башын югары чөяр ул. – Яһүд телендәге төп нөсхәдә сүзгә-сүз: аның мөгезе югары күтәрелер.
.

10Моны күреп, яман бәндә зәһәрен чәчәр,
тешләрен шыкырдатыр, ачудан корып кибәр.
Яманнарның өмете әнә шулай бушка чыгар.
Copyright information for TatIBT15