‏ Psalms 112

1Раббыны данлагыз!

Раббыны данлагыз, әй Раббы коллары,
Аның исемен данлагыз!
2Хәзердән алып бакый замангача
Раббының исеменә мактау-шөкерләр яусын,
3кояш чыгышыннан батышына кадәр бар җирдә
Аның исеменә дан җырлансын!

4Бар халыклардан Раббы өстендер,
Аның дан-шөһрәте күкләрдән дә югары!
5 6Тагын кем бар безнең Раббы Аллабыз кебек?!
Аның тәхете биектә,
шуннан Ул күктәге һәм җирдәге бар нәрсәне күзәтеп тора.
7 8Үз халкының башлыклары янәшәсенә утыртыр өчен,
мескен бәндәсен Ул тузанлы җирдән кубарып торгызыр,
юксылны чүплек өеменнән тартып чыгарыр;
9кысыр хатынны гаиләле кылыр,
аны бала таба торган бәхетле ана итәр.

Раббыны данлагыз!
Copyright information for TatIBT15