‏ Psalms 117

1Раббыга рәхмәтләр укыгыз,
чөнки Ул игелекле,
һәм Аның мәрхәмәте мәңгелек!
2Исраил йорты әйтсен:
«Аның мәрхәмәте мәңгелек!» – дисен.
3Һарун токымы әйтсен:
«Аның мәрхәмәте мәңгелек!» – дисен.
4Раббыдан куркучы вә Аны хөрмәт итүче һәркем әйтсен:
«Аның мәрхәмәте мәңгелек!» – дисен.

5Казалы чагымда мин Раббыны чакырдым,
һәм Ул, ишетеп, мине иреккә чыгарды.
6Раббы – минем химаячем!
Нәрсәдән куркырга миңа?!
Адәм заты миңа ни кыла алсын?!
7Раббы – минем ярдәмчем!
Дошманнарыма мин өстән торып карармын.
8 9Адәм затына яки түрә-хакимнәргә өмет баглаудан
Раббыга сыену хәерлерәктер.

10Мине күпме кавемнәр чолгап алган иде,
әмма Раббы исеме белән мин аларны орып салдым.
11Кысрыклап, төрле яктан чолгап алган иделәр,
әмма Раббы исеме белән мин аларны орып салдым.
12Бал кортлары кебек сырып алганнар иде,
әмма күгән куагыдай тиз янып беттеләр –
Раббы исеме белән мин аларны орып салдым.
13Мине бәреп екмакчы иде алар,
әмма Раббы мине тотып калды.

14Минем бөтен көч-куәтем – Раббы!
Ул – минем Коткаручым!

15Тәкъваларның чатырында җиңү вә сөенү авазлары:
«Раббының уң кулы үзенең кодрәтен күрсәтә!
16Раббының уң кулы югары күтәрелде!
Раббының уң кулы кодрәтен күрсәтә!»

17Үлмим, яшәячәкмен әле мин,
Раббының эш-гамәлләрен сөйләп йөриячәкмен.
18Раббы миңа җәза бирде,
ләкин үлемгә дучар итмәде.

19Ачыгыз миңа Аллаһы йортының тәкъвалар капкасын!
Эчкә узып, мин Раббыга рәхмәтләр укырмын!
20Бу – Раббы капкасыдыр,
тәкъвалар шуннан узып керәчәк.
21Мин Сиңа рәхмәтләремне яудырырмын,
чөнки Син мине ишеттең,
минем Коткаручым булдың.

22Төзүчеләр яраксыз дип тапкан таш
иң мөһим почмак ташына әйләнде.
23Раббы тарафыннан кылынды бу,
һәм безнең күзләр өчен бу – могҗизадыр.
24Раббы тудырган көн бу –
шуңа шатланышыйк!
25И Раббы, ялварабыз: коткар безне!
И Раббы, мәдәт бир безгә, үтенәбез!

26Раббы исеменнән килүче мөбарәктер!
Без сезне Раббы өеннән торып мөбарәк кылабыз.
27Раббы – безнең Аллабыз, яктылык бирүчебез!
Кулларыгызга хөрмә ботаклары тотып,
бәйрәмдәгечә мәзбәх янына килегез!

28Син – минем Аллам! Мин Сиңа рәхмәтләр укырмын!
Син – минем Аллам! Мин Сине биекләргә күтәрермен!

29Раббыга рәхмәтләр яудырыгыз,
чөнки Ул игелекле,
һәм Аның мәрхәмәте мәңгелек!
Copyright information for TatIBT15