Psalms 119
Зиярәтчеләр җыры. 1Хафалы чагымда мин Раббыга ялвардым,ялваруыма Ул колак салды.
2И Раббым, коткар мине ялганчы авызлардан, мәкерле телләрдән!
3Әй мәкерле тел, Раббы сиңа ни бирер дә тагын ни өстәр?
4Көчленең очлы укларын җибәрер,
кызган утлы күмерләрен шунда өстәр!
5Хәлем яман:
үземне Мешехта
яисә Кыдар чатырларында ▼
▼ …Мешехта яисә Кыдар чатырларында… – Әлеге урыннар Исраилдән бик ерак булып, анда мәҗүси халыклар яшәгән.
яшәгәндәй хис итәм.6Бик озакка әсир булды гариб җаным татулык кадерен белмәгәннәр арасында.
7Мин татулык ягындадыр,
әмма шул хакта авыз ачсам,
алар шундук сугыш турында сүз башлыйлар.
Copyright information for
TatIBT15