‏ Psalms 120

Зиярәтчеләр җыры.

1Күзләремне тауларга теким: ярдәм кайдан килер икән?
2Күкне вә җирне яраткан Раббыдан килер миңа ярдәм!

3Аякларыңны юлдан тайдыртмас Ул,
оеп китеп, сагында күзләрен йоммас.
4Исраилне Саклаучы ни оеп китмәс, ни йокламас!
5Сине саклаучы – Раббы Үзедер,
уң ягыңдагы сакчы-күләгә – Улдыр!
6Көндезен – кояштан, төннәрен айдан зарар тидертмәс Ул сиңа.
7Һәртөрле явызлыктан саклар сине Раббы,
җаныңны коткарып калыр,
8китешеңне дә, кайтышыңны да гомер бакый саклап торыр.
Copyright information for TatIBT15