Psalms 123
Давытның «Зиярәтчеләр җыры». 1Арабызда Раббы булмаса,(инде Исраил халкы үзе әйтсен),
2арабызда Раббы булмаса,
безгә һөҗүм иткән дошманнар, 3ачу-нәфрәттән ярсуланып,
безне тереләй кабып йоткан булырлар иде.
4Без туфан сулары астында калгандай булыр идек,
безне су ташкыны басып киткәндәй булыр иде;
5әйе, котырынган сулар безне күмеп киткән кебек булыр иде.
6Мактау-шөкерләр яусын безне дошман авызына җим иттермәгән Раббыга!
7Безнең җаныбыз, очар кош кебек, сунарчылар корган аудан котылды –
ятьмәләре ертылып, без иреккә чыктык.
8Күкне вә җирне бар иткән Раббыбыз исеме безнең өчен ярдәм, мәдәттер.
Copyright information for
TatIBT15