‏ Psalms 128

Зиярәтчеләр җыры.

1Яшь чагымнан бирле миңа күп ябырылдылар,
(инде Исраил халкы үзе әйтсен),
2яшь чагымнан бирле миңа күп ябырылдылар,
әмма менә җиңә алмадылар.
3Аркам өстендә игенчеләр җир сөрде,
озын-озын буразналар ясап калдырды.
4Әмма Раббы гадел:
яманнар салган богауны өзеп ташлады.

5Сионны өнәмәгән һәркайсы, хур калып, артка чигенсен!
6Йорт түбәсендә тамыр җибәреп,
үсеп өлгергәнче корый торган үләнгә әверелсен;
7уракчы андый үлән белән учын тутырмас,
көлтәче аны кочагына бәйләп салмас.
8Узып баручы:
«Раббының мөбарәк фатихасы сезнең белән булсын!» – димәс,
«Раббы исеме белән сезне фатихалыйбыз!» – дигән җавап ишетелмәс.
Copyright information for TatIBT15