‏ Psalms 131

Зиярәтчеләр җыры.

1 2И Раббы, Давытыңны, ул кичергән газапларны,
Раббы алдында эчкән антын –
Ягъкубның кодрәтле Алласына биргән нәзерен исеңә төшер!
3 4 5Ул әйтте: «Раббыга – Ягъкубның кодрәтле Алласына
яшәр урын, йорт тапмыйча торып,
мин үз өем-чатырыма кермәячәкмен,
ятагым түшәгенә ятмаячакмын,
күзләрем йокы күрмәячәк,
күз кабакларым йомылмаячак!» – диде.

6Менә, без Аллаһы сандыгы хакында Эфратада чакта ишеттек
һәм аны Ягар кырларында эзләп таптык.
7Әйдәгез, Аллаһы йортына барып,
Аның аяклары баскан урында
…аяклары баскан урында… – Биредә Аллаһы сандыгы торган урын күздә тотыла.
сәҗдә кылыйк!

8И Раббы, кодрәтең билгесе булган сандыгың белән
Үзеңнең торагыңа
…торагыңа… – Яһүд телендәге төп нөсхәдә сүзгә-сүз: тыныч-имин урыныңа.
кил!
9Руханиларың тәкъвалык киеменә төренсен,
тугрыларың сөенечләр эчендә тантана итсен!

10Үзең май сөрткән заттан колың Давыт хакына йөз чөермәсәң иде!
11 12Раббы Давытка ышанычлы антын бирде:
«Нәсел орлыгыңнан берәүне тәхетеңә утыртачакмын.
Әгәр угылларың, Килешүемә тугры калып,
биргән күрсәтмәләремне үтәсә,
аларның үз угыллары да гомер бакый синең тәхетеңдә утырыр»,
һәм антыннан Раббы баш тартмаячак.

13Раббы Иерусалимне
…Иерусалимне… – Яһүд телендәге төп нөсхәдә сүзгә-сүз: Сионны.
үз итте,
аны Үзенә өй итеп сайлады:
14«Яшәгән урыным мәңге шушы булыр, – диде. –
Биредә төпләнәчәкмен, чөнки аны Үзем сайладым.
15Ризык-нигъмәтләрен мул кылырмын,
фәкыйрьләренең тамагы тук булыр;
16руханиларын котылу киеменә төрермен,
тугры адәмнәре сөенешеп тантана итәрләр.
17Давыт нәселеннән шушында көчле патша куярмын –
май сөрткән затымның шәм-чырагын сүндермәм;
18аның дошманнарын хур итәрмен,
башындагы таҗы ялтырап-балкып торыр».
Copyright information for TatIBT15