‏ Psalms 135

1Игелеге өчен Раббыга мактау-шөкерләр яудырыгыз,
чөнки Аның мәрхәмәте мәңгелек!
2Аллаларның Алласына мактау-шөкерләр яудырыгыз,
чөнки Аның мәрхәмәте мәңгелек.
3Хуҗаларның Хуҗасына мактау-шөкерләр яудырыгыз,
чөнки Аның мәрхәмәте мәңгелек.

4Бөек могҗизалар тудыручы бердәнбер Затка мактау-шөкерләр яудырыгыз,
чөнки Аның мәрхәмәте мәңгелек.
5Күкне осталарча бар кылган Затка мактау-шөкерләр яудырыгыз,
чөнки Аның мәрхәмәте мәңгелек.
6Сулар өстенә коры җирне урнаштырган Затка мактау-шөкерләр яудырыгыз,
чөнки Аның мәрхәмәте мәңгелек.
7Бөек яктырткычларны бар кылган Затка мактау-шөкерләр яудырыгыз,
чөнки Аның мәрхәмәте мәңгелек.
8Көннең идарәчесе кояшны бар кылган Затка мактау-шөкерләр яудырыгыз,
чөнки Аның мәрхәмәте мәңгелек.
9Төннең идарәчесе ай вә йолдызларны бар кылган Затка мактау-шөкерләр яудырыгыз,
чөнки Аның мәрхәмәте мәңгелек.

10Мисырда беренче булып туган җан ияләрен юк иткән Затка мактау-шөкерләр яудырыгыз,
чөнки Аның мәрхәмәте мәңгелек.
11 12Көчле кул-беләкле Раббыга,
Үз халкын Мисырдан алып чыккан Затка мактау-шөкерләр яудырыгыз,
чөнки Аның мәрхәмәте мәңгелек.
13 Камышлы диңгезне урталай ярган Затка мактау-шөкерләр яудырыгыз,
чөнки Аның мәрхәмәте мәңгелек.
14Исраилне диңгез аша алып чыккан Затка мактау-шөкерләр яудырыгыз,
чөнки Аның мәрхәмәте мәңгелек.
15Фиргавенне һәм аның гаскәрен диңгезгә батырган Затка мактау-шөкерләр яудырыгыз,
чөнки Аның мәрхәмәте мәңгелек.

16Үз халкын чүл аша алып чыккан Затка мактау-шөкерләр яудырыгыз,
чөнки Аның мәрхәмәте мәңгелек.
17Бөек патшаларны җиңгән Затка мактау-шөкерләр яудырыгыз,
чөнки Аның мәрхәмәте мәңгелек.
18Көчле патшаларның җаннарын кыйган Затка мактау-шөкерләр яудырыгыз,
чөнки Аның мәрхәмәте мәңгелек.
19Амориләр патшасы Сихонны тар-мар иткән Затка мактау-шөкерләр яудырыгыз,
чөнки Аның мәрхәмәте мәңгелек.
20Башан патшасы Огны тар-мар иткән Затка мактау-шөкерләр яудырыгыз,
чөнки Аның мәрхәмәте мәңгелек.
21 22Аларның җирен Үз халкына – колы Исраилгә милек итеп биргән Затка мактау-шөкерләр яудырыгыз,
чөнки Аның мәрхәмәте мәңгелек.

23Җәберләнгән көннәребездә Ул безне искә төшерде,
чөнки Аның мәрхәмәте мәңгелек.
24Безне дошманнарыбыз кулыннан коткарды,
чөнки Аның мәрхәмәте мәңгелек.
25Бөтен җан ияләрен ризыкландыра Ул,
чөнки Аның мәрхәмәте мәңгелек.

26Күкләр Алласына мактау-шөкерләр яудырыгыз,
чөнки Аның мәрхәмәте мәңгелек!
Copyright information for TatIBT15