Psalms 140
Давытның мәдхиясе. 1И Раббым, Сиңа дәшәм, минем янга ашык!Сине чакырып дәшкәндә, догаларым авазын колак биреп тыңла!
2Догам – Синең хөрмәткә көйрәтелгән хуш исле сумала,
Сиңа таба сузылган кулларым
кичке корбан булып кабул кылынсын.
3И Раббым, сак куй минем авызыма,
иреннәремне ябарга капка кор.
4Явызлыкка берегергә күңелемә ирек бирмә,
бозыклар белән бергә яман гамәлләр кылудан сакла,
алар ризыгыннан авыз иттермә.
5Тәкъва кеше миңа сабак укытсын –
мәрхәмәт күрсәтү кебек булыр бу;
мине фаш итсен, ваз кичмәм –
башыма зәйтүн мае сөртү кебек булыр бу.
6Аларның башлыкларын кыядан тотып аткач,
минем сүзләремдә хаклык барына инанырлар;
7җир сөргәндә, кантарларын ватып тараткан кебек,
аларның сөякләрен дә
үлеләр аймагының авызына сибеп ташларлар.
8И Хуҗа-Раббым, минем күзләрем Сиңа төбәлгән,
мин Сиңа сыгынамын – җанымны һәлак иттермә.
9Бозыклар җәйгән ау ятьмәсеннән,
миңа куелган тозактан сакла.
10Корган ауларына яманнар үзләре төшсеннәр,
ә мин аны исән-имин үтәрмен.
Copyright information for
TatIBT15