Psalms 143
Давытның мәдхиясе. 1Раббыга – Кыяташыма мактау-шөкерләр!Кулларымны Ул сугышка,
бармакларымны орышка өйрәтә.
2Ул миңа Мәрхәмәт итүче,
минем Ныгытмам вә Кальгам,
Коткаручым вә Калканым!
Мин Аңа сыенам,
халкымны Ул миңа буйсындырып тота.
3И Раббы, ни-нәрсә ул кеше токымы?! –
Алай да Син аны кайгыртасың!
Адәм нәселе ни-нәрсә ул?! –
Алай да Син аңа игътибар итәсең!
4Кеше гомере – исеп киткән җил кебектер,
аның яшәү көннәре – юкка чыгып барган күләгә генә.
5И Раббы, күкләрне авыштыр да түбән төш,
тауларга кагыл – төтәсеннәр;
6яшен яшьнәт – тарат дошманнарны,
укларыңны ат – качып китсеннәр!
7Югарыдан кулыңны суз да коткар мине,
тирән су төпкеленнән чыгар,
чит-ят угыллар кулыннан азат ит:
8аларның авызы ялган чәчә,
уң куллары алдашуга хезмәт итә.
9И Раббым, Сиңа яңа бер җыр җырлармын,
көен ун кыллы лирада уйнармын.
10Патшаларны, колың Давытны дәһшәтле кылычтан коткаручы Син бит.
11Коткар, азат ит мине чит-ят угыллар кулыннан! –
Аларның авызы ялган чәчә,
уң куллары алдашуга хезмәт итә.
12Таза агачтай нык булсын безнең угылларыбыз,
сарайны бизи торган баганалар күк сылу булсын кызларыбыз!
13Амбарларыбызда муллык булсын,
анда һәртөрле ашлык-нигъмәтләр тулып торсын;
утлаудагы сарыкларыбыз меңнәрчә,
ун меңнәрчә үрчем бирсен,
14сыерларыбыз да гел буаз булсын;
диварларыбыз җимерелмәсен, кешеләребез әсир төшмәсен,
урамнарыбызда моң-зар ишетелмәсен!
15Бәхетледер мондый тормышка ия булган халык!
Бәхетледер Аллалары Раббы булган халык!
Copyright information for
TatIBT15