Psalms 144
Давытның мактау җыры. 1И Аллам, минем патшам, Сине күтәреп мактармын,гомер бакый исемеңә мактау-шөкерләр яудырырмын!
2Сиңа шулай шөкерләр кылып,
исемеңне мәңгедән-мәңгегә данлармын!
3Раббы бөек һәм һәртөрле макталуга лаек,
бөеклегенә Аның һичбер чикләр юк.
4Эшләреңне, и Раббы, буын арты буын мактап сөйләячәк,
нинди кодрәтле икәнеңне бәян итәчәк.
5Синең мәһабәтлегеңне, дан-шөһрәтеңнең бөеклеген
вә могҗизалы эшләрең турында һәрчак уйлап йөрермен.
6Кеше арасында дәһшәтле эшләреңнең кодрәте телгә алыныр,
мин дә Синең бөеклегеңне игълан итәрмен.
7Искә төшерерләр күптөрле изге гамәлеңне,
хаклыгыңны сөенә-сөенә мактарлар.
8Раббы кызганучан вә рәхимле,
сабыр-түзем һәм мәрхәмәткә байдыр.
9Һәркемгә игелекле Ул,
Үзе бар кылганнарга рәхим-шәфкать күрсәтүче.
10Кулың яратканнарның һәммәсе Сиңа, Раббы, рәхмәтен белдерер,
тугрыларың мактау-шөкерләр яудырыр.
11Алар патшалыгыңның дан-шөһрәте турында сөйләр,
Синең көч-куәтеңне бәян итәр.
12Шуңа күрә һәр кеше Синең кодрәтле эшләреңне,
патшалыгыңның мәһабәтле шөһрәтен белеп торыр.
13Патшалыгың Синең – мәңгелек,
хакимлегең буыннан-буынга күчешледер.
14Егылырга торган һәммәсенә таяныч Син, Раббы,
җиргә сыгылганны турайтып бастыручы да.
15Бар терек җан өмет белән Сиңа күз төбәгән:
Син аларны үз вакытында тукландырасың.
16Учыңны ачып,
һәрбер җан иясенә теләгән ризыгын бирәсең.
17Бөтен йөрер юлларыңда Син хактыр, Раббы,
башкарган бар гамәлеңдә тугрылык сыйфатың чагыла.
18Раббы Үзен дәшеп чакыручы,
ихлас күңел белән мөрәҗәгать итүче һәркемгә якын.
19Үзеннән курыккан,
Үзен хөрмәт иткән бар кешенең теләген үти Раббы,
моң-зарын тыңлый, аларны коткара.
20Раббы Үзен сөйгән һәр бәндәсен саклап тота,
яман бәндәләрне исә үлемгә дучар итә.
21Авызымнан Раббыга мактау сүзләре түгелсен;
һәрбер җан иясе Аның изге исеменә
мәңгедән-мәңгегә мактау-шөкерләр яудырсын!
Copyright information for
TatIBT15