‏ Psalms 148

1Раббыны данлагыз!

Әй күктәгеләр, Раббыны данлагыз,
әй югарыдагылар, Раббыны данлагыз!
2Раббыны данлагыз, әй Аның фәрештәләре,
Раббыны данлагыз, әй Аның бар гаскәри көчләре!
3Әй кояш, син дә, ай, Раббыны данлагыз,
әй йолдыз вә яктырткычлар, Раббыны данлагыз!
4Раббыны данлагыз, күкләрнең күкләре
вә күкләр өстендәге сулар!

5Аларның һәркайсы Раббы исемен данласын,
чөнки алар Раббы боерыгы белән барлыкка килде.
6Аларның барысын Ул мәңгелеккә
үз урыннарына урнаштырды,
һәм шул тәртип һичкайчан үзгәрмәс.

7Раббыны данлагыз, әй җир йөзендәгеләр,
диңгездәге җанварлар, төпсез чоңгыллар,
8яшен-ялкыннар, боз бөртекләре, төтен-болытлар,
Раббы сүзен гамәлгә ашыручы давыллы җилләр,
9барлык таулар һәм калкулыклар,
барлык җимеш вә эрбет агачлары,
10киек-җәнлек вә терлек-хайваннарның һәр төре,
сөйрәлүчеләр вә канатлы кошлар,
11җир йөзенең патшалары, барлык халыклар,
бөтен хөкем ияләре, түрә-башлыклар,
12егетләр һәм кызлар, картлар һәм балалар –
13барыгыз да Раббы исемен данлагыз!
Чөнки Аның исеме биектән дә биектәдер,
Аның шөһрәте җир вә күкләрдән өстендер!

14Раббы Үзенә якын булган Исраил угылларын,
Үзенең барлык тугрыларын данга күмде,
Үзенең халкын көчле-кодрәтле итте!

Раббыны данлагыз!
Copyright information for TatIBT15