‏ Psalms 15

Давытның шигыре.

1И Аллаһы, сакла мине, чөнки Сиңа сыгынамын!
2Раббыга мин әйтермен: «Минем Хуҗам Синдер,
минем өчен Синнән башка бәхет юк!» – диярмен.
3Илеңдәге изге-тәкъваларың Синең бөектер,
минем бар сөенечем алардадыр.
4Чит илаһларга табынучыларның кайгылары артсын;
мин катнашмыйм аларның канлы корбан китерүендә,
авызыма алмыйм илаһларының хәтта исемен дә.
5Миңа тигән өлеш, Минем касәм – Син ул, Раббым!
Синең кулыңдадыр минем язмыш.
6Биләмәмнең ызаннары
нинди гүзәл җирләр буйлап сызылып бара –
нинди хозур милек насыйп иттең миңа!
7Миңа акыл биргән Раббыга мактау-шөкерләрем!
Төнге йокымда да хәтта вөҗданым үгет-нәсыйхәтләр бирә миңа.
8Һәрдаим күз уңымда тотам мин Раббыны,
нәрсә дә кымшата алмас мине, чөнки уң ягымда Ул Үзе тора!
9Шуңа йөрәгемдә шатлык, күңелемдә сөенеч,
бәдәнем дә тынычлыкта яши.
10Җанымны Син үлеләр аймагында калдырмассың,
тугры бәндәңне кабердә черетмәссең.
11Тормыш бирә торган юлны күрсәтәсең Син миңа,
Синең янда мул сөенечләр табыла,
учыңда һәрчак хозурлык-рәхәтлектер.
Copyright information for TatIBT15