‏ Psalms 150

1Раббыны данлагыз!
Мөкатдәс урынында данлагыз Аллаһыны!
Данлагыз Аны Үзенең кальгасында – күк гөмбәзендә!
2Данлагыз Аның кодрәтле гамәлләрен!
Тиңсез бөеклеген данлагыз!
3Данлагыз Аны мөгез быргы авазлары яңгыратып,
лира вә гөслә кыллары чиертеп!
4Данлагыз Аны барабаннар кагып, бии-бии!
Кыллы уен коралларында, курайда уйнап данлагыз!
5Данлагыз Аны хуш авазлы тәлинкәләр
һәм яңгыравык тәлинкәләр чыңлатып!
6Әй бөтен терек җаннар, Раббыны данлагыз!

Раббыны данлагыз!
Copyright information for TatIBT15