Psalms 20
1Җырчылар җитәкчесенә. Давытның мәдхиясе. 2И Раббы, Син биргән көч-кодрәткә патша шатланадыр,Син китергән җиңүгә ифрат куанадыр.
3Син аңа күңеле теләгәнне бирдең,
теленнән төшкән үтенечен кире какмадың.
4Аны мул фатихалар белән каршыладың,
башына саф алтыннан таҗ кигездең.
5Синнән ул гомер сорады,
Син аны бирдең һәм гомерен озын, бакый кылдың.
6Җиңү яулатып, аны шан-шөһрәтле иттең,
иңенә мәһабәтлек вә бөеклек йөге салдың.
7Фатихаң белән аны мәңгегә мөбарәк кылдың,
йөзеңнең нуры белән күңелен балкыттың.
8Патшаның бар өмете фәкать Раббыда;
Аллаһы Тәгаләнең мәрхәмәте илә ул абынмас.
9Синең кулың – бар дошманнарыңны,
уң кулың Сине күрәлмаучыларны эзләп табачак.
10Пәйда булып, Син аларны кызган мичкә кертәчәксең,
дәһшәтең утында барысын юк итәчәксең,
ялкының аларны ялмап алачак.
11Җир йөзеннән, адәмнәр арасыннан балаларын,
нәсел орлыкларын юкка чыгарачаксың.
12Алар Сиңа яманлык эшләргә теләп мәкер корырлар,
әмма уңышка ирешә алмаслар.
13Киерелгән җәяңне төбәп,
Син аларны арка куеп качарга мәҗбүр итәрсең.
14И Раббы, гайрәтеңне күрсәтеп күтәрел!
Без исә кодрәтеңә дан җырларбыз, мәдехләр ▼
▼ Мәдех – мактау.
әйтербез!
Copyright information for
TatIBT15