Psalms 21
1Җырчылар җитәкчесенә. «Таң атканда» көенә. Давытның мәдхиясе. 2И Аллам, и Аллам! Нигә Син мине ташладың?Ни өчен ярдәмеңнән мәхрүм иттең?
Аһ-зарыма ник колак салмыйсың?
3И Аллам! Көндезләрен ялварам – җавап бирмисең,
кичләрен ялварам, тик тынычлык иңми.
4Син бит – тәхеттә утыручы мөкатдәс Зат,
Исраилнең мактау сүзләрен казанучы!
5Ата-бабаларыбыз Сиңа өмет баглап яшәгән,
өметләре Синдә булган,
һәм Син аларга котылу биргәнсең.
6Алар Сиңа фөрьяд иткән,
һәм Син аларны бәла-казадан йолып алгансың;
Сиңа сыгынганга күрә оятлы булмаган алар.
7Мин исә кеше түгел, бары туфрак корты:
халык мине кимсетә, хур күрә,
8очраган һәрберсе мыскыл итә,
авызын ыржайтып, башын кырын салып:
9«Раббыга таянасың икән, Үзе коткарсын,
синнән разый икән, Үзе ярдәм итсен!» – ди.
10Әмма әнкәм карыныннан мине дөньяга тудыручы,
әнкәм күкрәгендә мине имин саклаучы Син бит!
11Тумыштан ук мин Синең иркеңә тапшырылганмын,
карыннан туганда ук, Син – минем Аллам!
12Миннән ераклашма!
Алдымда – афәттер, ә ярдәмгә килүче юк.
13Башан үгезләрен хәтерләткән дошманнарым сырып алган мине,
бөтен әйләнәмдә ажгырып тора өерләре.
14Авызларын киереп үкерә,
корбанын ботарлый торган арысланнар кебек алар.
15Су шикелле түгелеп, бушап калдым мин,
буыннарым тотмый башлады,
тәнем эчләрендә йөрәк итем балавыздай эреп йомшарган.
16Көч-дәрманым чүлмәк ватыгыдай корып кипкән,
телем аңкавыма ябышкан.
Мине үлем хәленә төшергән Зат – Син Ул, Син!
17Бөтен яктан мине этләр камап алган –
явыз өер уртасында басып торам;
аяк-кулларымны яралый алар.
18Берәмләп санарлык минем шәрә сөякләрем,
ә алар, миңа текәлеп, тамаша кылалар.
19Кием-салымымны үзара бүлешәләр –
өс киемем кемгә тияр дип жирәбә салалар.
20Син, и Раббым, миннән алай ераклашма!
Ярдәмең белән ашык, и көч-дәрманым хуҗасы!
21Җанымны кылыч янавыннан,
хәятемне этләр тырнагыннан коткарып кал!
22Йолып ал мине арыслан авызыннан,
коткар мине ерткыч үгезләр мөгезеннән!
23Шулчак исем шәрифләреңне кардәшләремә сөйләрмен,
җыенда Сине данлармын.
24Әй сезләр, Раббыдан куркып, Аны хөрмәт итүчеләр,
дан җырлагыз Аңа!
Әй Ягъкуб токымы, Раббыга хөрмәтеңне белдер!
Әй Исраил токымы, Раббыга итагатеңне күрсәт!
25Чөнки мазлумның хәсрәтен күреп җирәнеп калмады Ул,
аңардан йөз чөермәде, фөрьядын ишетте.
26Сиңа булыр олуг җыенда мактауларым!
Раббыдан куркучы һәм Аны хөрмәт итүчеләр алдында
вәгъдә-нәзерләремне үтәрмен.
27Мазлум кешеләрнең, ашап, тамаклары туйсын,
Раббыны эзләүчеләр Аңа дан җырласын,
йөрәкләре тибүдән мәңге туктамасын!
28Дөньяның бар кыйтгалары, Раббыны танып белеп, Аңа йөз борачак,
бар кавемнәр Аның алдында сәҗдә кылачак.
29Чөнки патшалык тәхете Раббыныкыдыр,
халыклар өстеннән хөкемдарлык Аның кулында.
30Җирдә кәеф-сафа корып яшәүче Аңа баш иячәк,
тереклек көче сүнеп барган – үлем якасында торучы да –
Аның алдында тез чүгәчәк.
31Онык-туруннарыбыз Аңа табыныр,
нәсел варисларыбыз Хуҗа-Хаким турында ишетер,
32Аның хаклыгы, Ул кылган эшләр киләчәк буыннарга хәбәр ителер.
Copyright information for
TatIBT15