‏ Psalms 27

Давытның мәдхиясе.

1И Раббым, Сиңа ялварып дәшәм!
Җавап бирми калма, Кыяташым минем!
Юкса кабер якасындагы кеше сыман булырмын.
2Ярдәм сорап Сиңа дәшкәндә,
мөкатдәс йортыңа карап кулларымны сузганда,
минем ялварулы догаларыма колак сал!

3Якын күршесе белән дустанә гәп корып та,
күңелләрендә мәкер саклаган явызлар –
бозыклык кылучылар вә яманнар белән бергә харап иттермә мине!
4Эшләгән эшләре, явызлыклары,
куллары кылган гамәлләре өчен җәзага тарт аларны –
тиешлесен бирче үзләренә!
5Раббы гамәлләрен, Аның кулы кылган эшне санга сукмаганга,
Раббы туздырачак аларны, баш күтәрмәс хәлгә куячак.

6Мактау-шөкерләр яусын Раббыга!
Аһ-зарымны ишетте Ул.
7Раббы – минем көч-куәтем вә калканым!
Бар йөрәктән Аңа өмет итәм.
Ул миңа ярдәмгә килде,
шуңа күңелем сөнечтән тулды;
рәхмәтемне белдереп, Аңа җыр җырлыйм.

8Раббы – Үз халкының кодрәте,
Раббы Үзе май сөрткән патша өчен сыену кальгасы!
9Биләмәң булган Үз халкыңны коткар, мөбарәк кыл,
көтүче бул аңа, мәңге җитәкләп бар!
Copyright information for TatIBT15