Psalms 30
1Җырчылар җитәкчесенә. Давытның мәдхиясе. 2И Раббым, Сиңа сыгынамын,рисвай булуыма юл куйма һичкайчан!
Хаклыгың белән йолып ал мине,
3колагыңны куеп тыңла, тизрәк азат ит!
Сыеныр урыным – Кыяташым бул минем,
кереп котылачак Йортым-ныгытмам бул!
4Син – минем Кыям, Ныгытмам!
Исемең хакына туры юлыңны күрсәт,
Үз юлыңнан җитәкләп йөрт мине.
5Яшерен ау-тозаклардан азат ит,
Син бит минем Кыям!
6Рух-сулышымны Синең кулга тапшырам;
коткар мине, и Раббым, и тугры Аллам!
7Яраксыз потларга табынучыларга нәфрәт кайный миндә,
бар өметем Раббыда гына!
8Мәрхәмәтеңә сөенермен, шатлыклар кылырмын,
чөнки җанымның өзгәләнүен күреп хәлемә кердең Син;
9дошманнарым кулына мине тапшырмадың,
аяк баскан җирләремне иркен иттең.
10И Раббым, кызган мине!
Авыр хәлгә тарыдым,
кайгы-хәсрәт бетерде күзләремне,
карыным вә җаным корышып кипте.
11Чөнки бар хәятем, гомер елларым
хәсрәт вә аһ-зар эчендә уза минем,
гөнаһлардан көч-хәлләрем какшап,
буын-сөякләрем уалып сыза минем.
12Дошманнарым да, күршеләрем дә ким-хур күрә мине,
якын танышыма да мин бер карачкы кебек,
урамда очратса, миннән өркеп кача.
13Үлеп хәтердән җуелган кеше сыман мин,
онытылдым, ватык бер савытка охшап калдым.
14Күпләрнең гайбәт сатып йөрүләрен күрәмен,
һәр тарафтан дәһшәт яныйдыр;
миңа каршы хәйлә-мәкер коралар,
җанымны алмак өчен сүз куешалар.
15Әмма минем өмет-ышанычым Синдә, Раббым!
Тәкрарлыймын: «Син – минем Аллам!» – димен.
16Язмышым Синең кулда,
эзәрлекләүче дошманнардан арала мине!
17Нурлы йөзеңне колыңа таба бор,
мәрхәмәтең белән мине коткара күр!
18И Раббым, Сиңа сыенуым өчен оятка калмасам иде мин.
Яман бәндәләргә булсын бар хурлыгы,
үлеләр дөньясына күчеп, тавышлары шунда киселсен!
19Тәкъвалар турында тәкәбберлек белән
мәсхәрәле сүзләр сөйли торган
ялган авызларның телләре корысын!
20Никадәр мулдыр Синең игелегең, и Раббы!
Син аны Үзеңнән курыккан,
Сине хөрмәт иткән адәм угыллары өчен саклыйсың,
Сиңа сыгынганнарга аны бөтен ил күзендә күрсәтергә
әзер торасың.
21Тәкъваларны Син, кеше мәкереннән аралап,
Үз хозурыңда яшереп тотасың,
яман телләрдән Үз ышыгыңда саклыйсың.
22Раббыга мактау-шөкерләр яусын!
Камалышта чагымда бер шәһәрдә
Ул миңа Үзенең могҗизалы мәрхәмәтен күрсәтте.
23Чарасыз хәлдә мин күңелемнән әйттем:
«Хозурыңнан читкә тибәрелгәнмен икән!» – дидем.
Әмма ярдәмгә чакырып үтенгәндә,
Син минем ялвару авазымны ишеттең.
24Раббыны сөегез, әй Аңа баглы бәндәләр!
Үзенә тугры булганнарга – химаяче Ул,
ә тәкәбберләр өчен – артыгы белән җәза бирүче!
25Әй сезләр, Раббыга өметләнүчеләр,
кыю булыгыз, йөрәгегез нык булсын!
Copyright information for
TatIBT15