Psalms 33
1Әбумәлик алдында җүләргә салынып, аның хозурыннан куылып китеп барган чакта, Давыт әйткән җыр сүзләре ▼▼ Карагыз: «I Патшалар», 21:10-15.
. 2Раббыга мактау-шөкерләр яудырырмын һәрвакыт,мактау сүзләре булыр һәрдаим телемдә.
3Бар күңелемнән Раббы белән мактанырмын,
мине ишетеп шатлык кичерер мазлумнар.
4Раббыны минем белән бергә олуглагыз,
Аның исемен дәррәү югары чөйик!
5Раббыга ялварып дәшкәндә,
Ул мине җавапсыз калдырмады,
бар курку-дәһшәтләрдән азат итте.
6Раббыга күз төбәгәннәрнең якты булыр күңелләре,
оялып кызармас һичкайчан аларның йөзләре.
7Ошбу фәкыйрегез дәшеп чакырды,
һәм Раббы, ишетеп, бөтен бәлаләреннән аны коткарып калды.
8Раббыдан курыккан һәм Аны хөрмәт иткәннәрне
Раббының фәрештәсе һәр яктан камап, саклап торыр.
9Сынап карагыз да күрегез: никадәр игелекле Раббы!
Аңа сыгынган кеше бәхетледер!
10Әй сез, Раббы Үзе өчен сайлаган бәндәләр,
Раббыдан куркыгыз һәм Аны хөрмәт итегез! –
Аңардан курыкканнар мохтаҗлык күрмәс.
11Яшь арысланнар ризыксыз, ач булыр,
ә Раббыны эзләүчеләр һичнәрсәгә мохтаҗлык кичермәс.
12Килегез, әй балалар, мине тыңлагыз:
Раббыдан курку һәм Аны хөрмәт итү сабагын
өйрәтәм мин сезләргә.
13Әгәр кеше, тормышыннан ләззәт табып,
гомеренең озын булуын тели икән,
14тыйсын телен яман сүздән,
сакласын авызын ялганнан.
15Яманлыктан читкә тайпыл, яхшылык кыл,
иминлек өчен тырыш, иминлеккә омтыл!
16Раббының күзе төбәлгәндер тәкъва бәндәсенә,
фөрьядын аның колак салып тыңлый Ул.
17Яманнардан исә Раббы йөз чөерә,
аларның хатирәсен үк җир йөзеннән сөрә.
18Тәкъва бәндәләренең аһ-зарын Ул ишетеп белә,
барча бәла-казалардан аларны азат кыла.
19Күңеле сыныкларга Раббы якындыр,
рухы төшкәннәрне Ул коткара.
20Тәкъва адәмнең кайгы-хәсрәте күп була,
әмма Раббы аны шуңардан аралый,
21бөтен сөякләрен аның имин кыла,
һәркайсын сынмастай итә.
22Яман кешенең явызлыгы үз башына төшәр,
тәкъваларны күрәлмаучы бәндә җәзага тартылыр.
23Үз колларының гомерен саклар Раббы,
Үзенә сыенганнарның һичберсен харап итмәс.
Copyright information for
TatIBT15