‏ Psalms 34

Давытның мәдхиясе.

1И Раббым, миңа дәгъва кылучылар белән Үзең дәгъвалаш!
Миңа каршы көрәшүчеләр белән Үзең көрәш!
2Көбә вә калканыңны ал да миңа ярдәмгә ашык!
3Кылычыңны чыгар, сөңге вә айбалтаңны әзер тот,
«Мин – синең Коткаручың!» диген!

4Җаныма каныгучылар рисвай булып оятка калсыннар,
миңа каршы мәкер коручылар хурланып кире чигенсеннәр!
5Җил очырган кибәк сыман тузгысыннар,
ә Раббының фәрештәсе артларыннан кусын!
6Караңгы вә тайгак булсын йөрер сукмаклары,
ә Раббының фәрештәсе эзәрлекләсен үзләрен!
7Чөнки алар һичбер сәбәпсез яшерен ау кордылар,
җанымны кыяр өчен, миңа чокыр казыдылар.
8Көтмәгәндә афәт килсен башларына,
яшерен ауларына үзләре эләксен,
чокырга төшеп, һәлакәтне шунда тапсын!
9Шулчак җаным Раббыдан разый булып куаныр,
котылу биргәне өчен, бәхеткә төренер.
10Минем һәрбер сөягем:
«И Раббым, Сиңа тиң тагын кем бар?!
Бичара мазлумны Син көчленең кулыннан,
фәкыйрь-юксылны талаучыдан коткарасың!» – дип әйтер.

11Рәхимсезләр миңа каршы ялган шаһитлык итәләр,
белмәгәннәрем турында сораулар биреп йөдәтәләр,
12яхшылыгыма каршы явызлык эшлиләр –
җаным мескен бер ятим булып калды.
13Ә мин бит хаста чакларында, тупас тукымага төренеп,
аларга исәнлек теләп уразалар тоттым
(алдасам, догаларым кабул булмасын!),
14кардәш йә дус өчен кайгыргандай борчылып йөрдем,
анасын югалткан угыл кебек, башым түбән салып хәсрәт кичердем.
15Әмма мин егылгач, алар җыйнаулашып көлделәр,
бергә тупланып миңа каршы һөҗүм иттеләр.
16Денсезләр кебек миннән мыскыллап көлделәр,
ачу белән тешләрен шыкырдаттылар.
17И Раббым, кайчангача читтән күзәтүче генә булырсың икән?
Сакла мине шулар каныгуыннан,
хәятемне шул арысланнардан йолып ал!
18Шулчак бөек җыенда Сиңа рәхмәтләр укырмын,
күп санлы халкың арасында дан җырлармын!

19Тиктомалдан мине дошман күрүчеләр тантана ясап сөенмәсеннәр,
бер-беренә күз кысышып йөрмәсеннәр!
20Алар иминлекне яклап сүз әйтмәсләр,
киресенчә, җирдә тыныч-имин яшәгәннәргә каршы
хәйлә-мәкер корып көн күрерләр.
21Минем алда авызларын шәрран ачып:
«Һа, үз күзебез белән күрдек нәрсә кылганыңны!» – диярләр.

22Син барысын да күрдең, Раббым, – дәшми калма!
И Раббым, миннән ераклашма!
23Кузгал, уян, хак дәгъвамны яклап ярдәмгә кил,
и Аллам минем, Хуҗа-Хакимем!
24Хаклыгың белән акла мине, и Раббы Аллам!
Минем өстән тантана итмәсәче алар!
25«Әһә, безнеңчә булды!» диеп, эчтән куанып йөрмәсеннәр,
«Аның башына җиттек!» димәсеннәр!
26Оятка калсыннар,
рисвай булсыннар авыр хәлемне күреп сөенүчеләр,
үзләрен миннән өстен куючылар хурлыкка төшсеннәр!
27Минем аклануны теләүчеләр исә шатлык вә куаныч татысыннар,
һәрчак: «Колына иминлек теләгән Раббы бөектер!» – дисеннәр.
28Ә мин Синең хаклыгыңны телемнән төшермәм,
Сиңа мактау сүзләремне көн дә яудырырмын.
Copyright information for TatIBT15