Psalms 35
1Җырчылар җитәкчесенә. Раббы колы Давытның мәдхиясе. 2Яманның гөнаһы йөрәк түрендә ятар,Аллаһыдан курку хисе аңарда табылмас.
3Ул үз-үзен алдый,
хәтта кылган гөнаһларын да күрми,
юкса аларга җирәнеп карар иде.
4Аның авызында – бозыклык, ялган сүзләр генә,
зирәклектән һәм яхшы гамәлләрдән баш тарта ул.
5Ятагында чакта да бозык эшләр турында уйлый,
начар юлдан йөреп, явызлык кылудан чирканмый.
6И Раббы, Синең мәрхәмәтең күкләргә кадәр,
тугрылыгың болытларны иңли.
7Хаклыгың мәгърур тауларга тиң,
гаделлегең төпсез упкыннарга барып ирешә!
Кешене дә, хайванны да саклаучы Синдер, и Раббы!
8И Раббы, мәрхәмәтең Синең бәя биреп бетергесез!
Канатларың ышыгында адәм балалары үзенә сыену таба.
9Йортың нигъмәтеннән алар туенып тора,
хозурлык чишмәңнән суны аларга Син эчерәсең.
10Чөнки яшәү чыганагы Синдәдер;
Синең нурыңнан без яктылык алабыз.
11Сине таныганнарга – мәрхәмәтеңне,
саф күңелле җаннарга хаклыгыңны күрсәт!
12Тәкәббернең аягы миңа орынмасын,
яманның кулы мине читкә тибәрмәсен!
13Күрче, бозыклык эшләүчеләр егылып ята –
җиргә ауганнар, баш калкытмас алар!
Copyright information for
TatIBT15